Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.10.2019, 07:59

Сәләтле яшьләр өчен Казан Мэрының исемле стипендиясенә дәгъва итү өчен гаризалар кабул итү башланды

Казанда Казан Мэрының исемле стипендияләрен алуга гаризалар кабул итү башланды. Конкурс 1994 елдан бирле һәм быел 25-нче тапкыр үткәрелә. Гаризалар 28-нче октябрьгә кадәр кабул ителә. Быел конкурста катнашу өчен гариза бирү процедурасы гадиләштерелде. Хәзер барлык документларны «Россия яшьләре» автоматлаштырылган мәгълүмат системасының шәхси кабинеты аша электрон рәвештә тапшырырга мөмкин. Җиңүчеләрне агымдагы елның декабрендә игълан итәчәкләр.

Казан Мэрының исемле стипендияләре югары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләренең 38 студентына һәм аспирантына, интерннарга, клиник ординаторларга, шәһәрнең яшьләр иҗтимагый оешмалары белгечләренә, шулай ук 30 укучыга тапшырылачак. Жюри уку елы дәвамында эшләнгән шәһәр хуҗалыгы, мәдәният, икътисади, социаль өлкәләр һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшләре нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне билгеләячәк. Быел яңа юнәлеш – «Шәһәр» авыл хуҗалыгы» барлыкка килде. Җиңүче аспирантлар өчен – 30 мең сум, вуз студентлары һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре белгечләре өчен – 20 мең сум, урта махсус уку йортлары студентлары һәм мәктәп укучылары өчен 10 мең сум күләмендә стипендияләр каралган.

Конкурста җиңгән эшләр алга таба гамәлдә кулланылыш таба. Мәсәлән, Казан югары уку йорты студенты Сергей Гапоненконың грунтка күмелгән торбаүткәргечләрне эзләү һәм диагностикалау ысулын эшләү һәм гамәлгә кертү буенча проекты Казанның җылылык белән тәэмин итү системаларын диагностикалау вакытында кулланыла.

Исегезгә төшерәбез, узган ел конкурста катнашу өчен гаризалар рекордлы санда – 221 эш бирелгән иде.

Барлык пресс-релизлар