Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.08.2024, 09:49

«Алтын мөнбәр» кинофестивале жюри составын төрек режиссеры Метин Гүнай җитәкләячәк

Казанда 6—11 сентябрьдә XX Казан халыкара кинофестивале узачак, ул быел яңадан беренчел исеме «Алтын мөнбәр» астында узачак.

Фестивальнең конкурс программасында 27 илдән 51 картина тәкъдим ителәчәк. Жюри әгъзалары составына Россия, Сирия, Мисыр, Гыйрак, Һиндстан, Согуд Гарәбстаны, Оман, Әзербәйҗан, Кыргызстан һәм Үзбәкстан киноиндустриясе вәкилләре керәчәк. Жюрины «Воскресший Эртугрул» һәм «Основание: Осман» төрек сериаллары режиссеры Метин Гүнай җитәкли.

Фестивальгә төрек кинематографы йолдызлары Чагры Шенсой, Йигит Учан һәм Фатих Айхан киләчәк, алар белән иҗади очрашулар оештырылачак.

Фестиваль 6 сентябрьдә Казан Ратушасында гадәти рәвештә кызыл келәм белән ачылачак, ә ябылуы 11 сентябрьдә Г.Камал исемендәге театрда узачак.

Конкурска тәкъдим ителгән фильмнарының кино күрсәтүләре 7 һәм 8 сентябрьдә, ял көннәрендә, «Алмаз Синема Родина» һәм «Мир» кинотеатрларында узачак. Фестивальнең эшлекле программасы «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Kazan Digital Week форумының берләштерелгән мәйданчыгында узачак.

Быелдан фильмнар күрсәтүгә һәм иҗади очрашуларга керү түләүле булачак. Киносеансларга билетлар 200 сумнан артмаячак. Күп балалы гаиләләр һәм бергә яшәүнең түгәрәк датасын билгеләп үтүче гаиләләр өчен керү бушлай булачак. Фестивальнең ачылу һәм ябылу тантанасына билетлар инде сатуда.

Барлык пресс-релизлар