Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.09.2025, 10:07

Матурлык бәйгесе, Прохор Шаляпин концерты һәм дистәләгән иҗади, спорт мәйданчыклары

Казанда яшәүче өлкән буын вәкилләрен 9 нчы сентябрь көнне Горький исемендәге паркка Казанның тормыш сөючеләре көнен зурлап бәйрәм итәргә чакыралар. Паркта дистәләгән мәйданчыклар эшләячәк. Биредә төрле мастер-класслар үтәчәк, күргәзмәләр, кызыксынулар буенча бүленгән клублар эшләячәк, төрле бәйгеләр һәм концерт оештырылачак. Чараның кунагы – популяр башкаручы Прохор Шаляпин. Бәйрәм сәгать 10:00 да башланып сәгать 14:00 кадәр дәвам итәчәк.

Кунакларны каршы алу ноктасында халыкның ялын оештыру оешмалары хакында мәгълүмат биреләчәк. Биредә пенсия яшендәгеләр үзләренең күңелләренә хуш килгән шөгыль табып, әлеге юнәлеш буенча эшли торган мәдәни үзәккә, китапханәгә, спорт клубына языла алачак.

Төп сәхнәдә шәһәрнең вокал һәм хореография төркемнәре концерты үтәчәк, активистларны бүләкләячәкләр, шулай ук дискотека, «Алтын бикә» матурлык клубыннан дефиле көтелә, әле тагы бүләкләр дә уйнатылачак.

Чара кысаларында сынлы сәнгать, бакчачылык һәм чәчәк үстерү буенча күргәзмәләр оештырылачак. Декоратив-гамәли сәнгать мәйданчыгында иҗади мастер-класслар үткәрү күздә тотыла.

Сәламәтлек ноктасында тормыш сөючеләр аэробика, гимнастика һәм йога белән шөгыльләнә, «Озын гомер уеннары» спартакиадасы юнәлешләре белән таныша, теннис һәм дартс уйный алачак. Иҗтимагый сәламәтлек үзәге мәйданчыгында теләге булган һәр кешенең кан басымын үлчәячәкләр, канда холестерин күләмен тикшерәчәкләр.

Интеллектуаль ял зонасында шахмат ярышлары үтәчәк, китап сөючеләр исә китаплар белән алмашачак. Теләге булганнар, алмашу өчен, өйләреннән китаплар алып килә ала.

Агарту-белем бирү мәйданчыгында өлкән яшьтәге казанлылар өчен сәламәт яшәү рәвеше, ышанычны яулап кешене алдалау очракларын булдырмый калу хакында лекцияләр уку күздә тотыла. Чарада шулай ук «Ышаныч» психология үзәге белгечләре өлкәннәргә психологик ярдәм күрсәтү буенча консультация үткәрәчәк.

Шәһәрнең мәшгульлек үзәкләре һәм социаль хезмәт күрсәтү белгечләре өлкәннәрне эшкә урнаштыру һәм социаль яктан тәэмин итү буенча фикерләрен җиткерәчәк.

Моннан тыш, бәйрәм кысаларында «Игелек ярминкәсе» дип исемләнгән хәйрия чарасы үтәчәк. Җыелган акчалар аз керемле һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм өчен тотылачак. Хайваннарны яратучылар «Дуслык тәпие» чарасында катнаша ала.

Көзге сезонга кагылышлы яңа расписание якын арада КЗН.ру. порталының проект бүлегендә урын алачак. Проект өчен кайнар линия телефоны: 236-42-93.

Шәһәркүләм «Тормыш сөюче» социаль проекты Казан мэры Илсур Метшин тәкъдиме белән 2016 елда старт ала. Ул пенсия яшендәге казанлыларның ялын оештыруга, аларның иҗади сәләтләрен үстерүгә, сәламәтлекләрен саклауга һәм гомерләрен озайтуга юнәлдерелгән. 13 юнәлеш буенча бушлай дәресләр шәһәрнең барлык мәдәният йортларында һәм сарайларында, китапханәләрдә, паркларда һәм спорт үзәкләрендә үткәрелә.

Барлык пресс-релизлар