Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.11.2023, 09:51

«Игелекле Казан» «Игелекле сәяхәт» конкурсын игълан итә

«Ни өчен нәкъ менә мин Петербург шәһәренә барырга тиеш?» дигән темага иң кызыклы һәм ышандырырлык видеоларның өч авторы мәдәни башкалага биш көнгә барачаклар. Конкурста катнашуга 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге инвалидлыгы булган кешеләр чакырыла. Сәфәр тулысынча конкурсны оештыручылар – «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан түләнәчәк. Аны инвалидлар декадасында эшләтеп җибәрәчәкләр.

Шулай ук бу чорда психик тайпылышлы балалар йортларын тәмамлаучылар турында фильмнар күрсәтеләчәк. Бу «Игелекле Казан» тарафыннан Росмолодежь гранты акчасына булдырылган медиапроект.

3 нче декабрьдә «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан шәһәрдә социаль таксида эшләү темасына түгәрәк өстәл уздырыла, ә 5 нче декабрьдә, Халыкара волонтер көнендә, оешманың коворкингында инвалид волонтерларны бүләкләячәкләр.

Соңгы елда «Игелекле Казан»да инклюзия, эшкә урнашу, төрле нозологияләр белән эшләү, норматиплы балаларны инвалидларга карата эмпатиядә тәрбияләү өлкәсендә кейслар эшләнде. Бүгенге көндә оешманың үзенә инвалидлыгы булган дүрт кеше эшкә урнаштырылган.

Декабрь башында Павлюхин урамы, 91 адресы буенча Казанның инклюзив остаханәләре продукциясе сатыла торган «Игелекле сувенир» сәүдә ноктасын ачу планлаштырыла. QR-код аша сатып алуны башкарганда инвалидлыгы булган кешенең теге яки бу сувенирны ничек ясаганын күрергә мөмкин булачак.

Авыр финанс шартларында яшәүче аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәре өчен «Игелекле такси» социаль юнәлешле проекты булдырылган, аның хезмәтләреннән 348 кеше файдаланган. Ә «Игелекле Казан»да быел август аенда барлыкка килгән игелекле автобус инде 29 рейс ясаган, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне Ижевск, Йошкар-Ола, Түбән Новгород, Самара, Ульяновск, Тольятти, Яр Чаллы һәм Бөгелмә кебек шәһәрләргә чараларга йөртүдә ярдәм иткән.

Июль аенда «Игелекле Казан» волонтерлары мәктәбе узды. Укулар нәтиҗәсендә катнашучылар инклюзия өлкәсендәге проектларны яклады һәм аларны гамәлгә ашыруга 100 мең сум күләмендә грантлар алды. Аларның берсе – «Игелекле шопинг» проекты, ул начар күрүчеләр өчен кием, парфюмерия һәм косметика сайлауда ярдәм итүдән гыйбарәт. Чираттагы «Игелекле шопинг» инвалидлар ункөнлегендә узачак.

ТР ССМ Казан Сәламәтлек саклау идарәсе белән берлектә сентябрьдә авырулары булган, әмма әле инвалидлык алмаган кешеләргә ярдәм проекты старт алды. Поликлиника юнәлеше буенча алар «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасында кирәкле карау чараларын ала алалар.

Быел көзен «Игелекле Казан» белгечләре администрация хезмәткәрләре өчен инвалидларны аңлау буенча тренинглар үткәрделәр. Бу тәҗрибәне Түбән Камада куллануга алдылар, һәм инвалидлар декадасы алдыннан әлеге шәһәрдә шундый тренинглар үткәрү буенча тәҗрибә уртаклашу чарасы планлаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, «Игелекле Казан» – ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин инициативасы белән кабул ителгән шәһәр үсеше өстенлекләренең берсе. Ул ТР башкаласы территориясендә хәйрия оешмалары өчен ресурс үзәге, шулай ук хәйрия проектларының координаторы һәм инициаторы булды.

«Игелекле Казан» сайтында шәһәрдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ял итү, дәвалау, реабилитацияләү һәм белем бирү мөмкинлекләре турында бөтен мәгълүмат тупланган. Ә инвалидлар һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен шәһәр объектларының «уңайлылык картасы» «Социаль объектларның уңайлылыгы» telegram-ботында урнаштырылган: @availabilitykazanbot. Бүгенге көндә 800 дән артык объект турында мәгълүмат бар.

«Игелекле Казан» тарихында 2022 елда коворкинг ачылу мөһим вакыйга булды, анда
шәһәрнең хәйрия фондлары һәм коммерцияле
булмаган оешмалары җыела, белем ала һәм чаралар үткәрә. Быел биредә 800 дән артык чара узган.

Барлык пресс-релизлар