В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан Мэры Илсур Метшин йөкләмәсе буенча Татарстан башкаласында, шәһәрнең барлык районнарында балалар һәм яшүсмерләр өчен укыту-күнекмә фатирлары ачылачак. Мондый фатирларда алар мөстәкыйль тормыш көтү күнекмәләрен үзләштерәләр. Проект «Просто другие» бергәлеге белән берлектә тормышка ашырыла.
Якын араларда укыту-күнекмә фатиры Совет районында Минск урамы, 20 нче йорт адресы буенча ачылачак. Декабрьдә Вахитов районында Ипподром урамы, 18 адресы буенча фатир ачу планлаштырыла. Шундый ук объектны оештыру буенча эшләр Мәскәү районында Восстание урамы, 59 адресы буенча башланган.
Исегезгә төшерәбез, психик бозылулары булган балалар өчен беренче уку-күнекмә фатиры узган ел Зәкиев урамы, 11 адресы буенча ачылды. Мондый фатирда смена 7-8 атна дәвам итә, бүгенге көнгә инде 50 дән артык кеше күнекмәләр алган. Проект Президент грантлары фонды җиңүчесе булды.
Шулай ук хәзерге вакытта психик һәм терәк-хәрәкәт аппараты бозылулары булган балалар һәм яшүсмерләр өчен яңа ял үзәге проектлана. Ул Киров районының Юдино торак массивында урнашкан: Ильич ур., 21.
Исегезгә төшерәбез, «Все для детей» инклюзив ял итү үзәге (Себер тракты, 28) 2023 елның 1 нче июнендә ачылды. Әлеге үзәктә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен махсус кием тегү остаханәсе, консультация кабинеты, коворкинг һәм уен бүлмәсе оештырылган.