В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда балаларны кабул итүгә 11 муниципаль шәһәр яны лагере әзерләнә. Ел дәвамында Казан лагерьларында, шул исәптән мәктәп яны лагерьларында, 40 меңнән артык бала ял итүе планлаштырылган. Җәйге чорда 28885 кеше ял итәчәк, шуларның 13005-е - шәһәр яны лагерьларында. Саннар кампания башлануның соңга калуын һәм ял оештыру буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләрен исәпкә алып, үзгәрергә мөмкин.
1-нче июньнән шәһәрдә юлламалар сату башлана. Ата-аналар лагерь инфраструктурасы, яшәү шартлары һәм смена юнәлешләре белән dol.tatar.ru республика порталында таныша ала. Авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдән булган 1065 балага шәһәр яны лагерьларына бушлай юлламалар биреләчәк.
Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Казан лагерьларында профилактика чараларын көчәйтәчәкләр: дезинфекцияләү чараларын кулланып, бүлмәләр көненә кимендә ике тапкыр җыештырылачак; һәр бинада бактерицид лампалары һәм антисептик эретмәле дозаторлар урнаштырылачак. Шулай ук көнгә ике тапкыр балаларда һәм персоналда температураны үлчәү планлаштырыла. Лагерь хезмәткәрләре аның территориясендә бөтен смена дәвамында чыкмыйча яшәячәк. Барлык чаралар лагерьның педагогик персоналы тарафыннан, башка затларны җәлеп итмичә генә үткәреләчәк. Ата-аналарга килүләрне чикләячәкләр.
Казанда җәйге савыктыру кампаниясен финанслауның гомуми күләме 312 млн сум тирәсе тәшкил итәчәк. Шуның 228 млн. сумы Татарстан субсидиясе, 2,3 млн. сумы Казан субсидиясе, 74 млн. сумы ата-аналар кертеме, 8 млн. сумы предприятиеләр акчасы. Шулай итеп, бер балага 820,74 сум (2019 - 776, 52, 6%-ка арткан) күләмендә финанслау нормативында муниципаль лагерьда 18 көнлек сменада ата-аналар түләве, лагерьга карап, 5000 сумнан артачак.
Мәктәп яны лагерьлары үз эшләрен 3-нче августтан башларга планлаштыралар. Сменалар шулай ук Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе тәкъдимнәре нигезендә үткәреләчәк.
Төрле сәбәпләр аркасында җәйге лагерьларга эләгә алмаган балалар өчен 5 көнгә исәпләнгән биш бушлай онлайн-сменадан торган программа эшләнгән. Көн саен 3 сәгать дәвамында туры эфирда әйдәманнар тренинглар һәм мастер-класслар, иҗади чаралар, интеллектуаль викториналар һәм квестлар үткәрәчәк.