В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда Шәһәр һәм республика көненә гадәттәгечә бай программа әзерләнгән.
Бу көннәрдә бәйрәмгә багышланган Uen fest I фестивале уза, аның өчен шәһәр ишегаллары, шул исәптән «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгәннәре төп мәйданчык булды. Чарада мәдәният эшлеклеләре һәм ишегалды командалары катнашында традицион халык уеннары һәм күңел ачулары, шулай ук мастер-класслар уздырыла. Uen fest республика буенча 1 меңнән артык ишегалдын колачлаячак.
Спорт сөючеләр өчен 20-нче августтан 30-нчы августка кадәр Казансу акваториясендә «Казан» гаилә үзәге янында ике дивизионда 35 команда катнашында Илкүләм җилкән лигасының VI сезоны этабы узачак. Казан ярышларында «Химград-Казан» һәм Active Map Sailing командалары чыгыш ясаячак. Бәйрәм ялларында Су төрләре сарае территориясендә пляж волейболы буенча «Татарстан челлендж» турниры узачак.
29-нчы августта Казан Ратушасында Казанның мактаулы гражданнарын хөрмәтләү булачак.
29-нчы августтан 30-нчы августка кадәр Иске Татар бистәсе территориясендә заманча татар мәдәниятенә багышланган «Печән базары» фестивале узачак. Монда Тукай чорының легендар Печән базары атмосферасында дизайн-маркет, акустик концерт, фудкорт һәм лекторияләр планлаштырылган.
Бәйрәм көненең иртәсе 30-нчы августта гадәттәгечә Г.Камал исемендәге театр мәйданында «Уйна, гармун!» халык фестиваленнән башлана. Фольклор эстафетасын Иске Татар бистәсендә «Казан сөлгесе» проекты кысаларында Каюм Насыйри урамының җәяүле урамында иң яхшы фольклор коллективлары чыгышлары дәвам итәчәк. 13.00 сәгатьтә аны эшче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» ачык республика фестивале концерт программасы алыштырачак.
13.30 сәгатьтә Казан ипподромында ат спорты бәйрәме башлана. Программада 15 ат чабышы һәм заезд булачак (шул исәптән Татарстан Президенты призына), матур концерт программасы һәм традицион кыйммәтле бүләкләр уйнату каралган. Биредә үк Harley-Davidson клубы катнашучыларының «Кызыл Кремльдән – Ак Кремльгә» бәйрәм мотоузышы тәмамлана. Быел заезд республика юбилеена багышлана, анда мотоколоннаны җитәкли торган 200-дән артык байкер катнашачак, алар Россия, Татарстан, Казан һәм ТАССРның 100 еллыгы флагларын күтәреп үтәчәкләр.
14.00 сәгатьтән Казан Кремлендә Tat Cult Fest шәһәр заманча мәдәният һәм сәнгать фестивале узачак, ул мәдәният, тарих һәм заманча сәнгать өлкәсендә актуаль юнәлешләрне тәкъдим итәчәк. Биредә 30-дан артык җанлы чыгыш, арт-объектлар, хореография, дизайн-маркет, балалар зонасы, фудкорт планлаштырылган, ә PTU дуэтының электрон музыка хедлайнерлары, татар рок, «Карт Аяк», KRAPIVA музыкаль проекты фестиваль кунаклары булачак.
15.30 сәгатьтә Кремль яр буе пирсында «ЭтноСтартапФорум ТАБА» яшьләр программасы - Татарстан халыклары мәдәниятен саклап калуга һәм популярлаштыруга юнәлтелгән яшьләр эшмәкәрлек инициативаларын ачыклау, аларга ярдәм итү һәм алга этәрү мәйданчыклары планлаштырыла.
«Казан» гаилә үзәге янындагы территория мөһим бәйрәм мәйданчыгы булып тора. 29-нчы августта биредә фудтраклар фестивале ачылачак. Ә 30-нчы августта көндез биредә «Контракт буенча хәрби хезмәт – синең сайлавың!» акциясе узачак. 15.30 сәгатьтә зур концерт марафоны башлана. Танылган җырчылар Илсөя Бәдретдинова, Рифат Зарипов, Нилетто, Валерий Сюткин, «Дабро» төркеме, Сергей Безруков һәм «Крестный папа» төркеме кичке концертның хедлайнерлары булачак.
19.30 сәгатьтән Игенчеләр сарае янындагы мәйданда Александр Сладковский идарә иткән ТР Дәүләт симфоник оркестры оештырган «Казан көзе» ачык һавада Х классик опера фестивален уздырачак. Концертта Зур театрның әйдәп баручы солисты Игорь Головатенко һәм Мариин театры солисты Альбина Шаһиморатова катнашачак.
22.00 сәгатьтә Казансу акваториясе өстендә Казанның мактаулы гражданы Салават Фәтхетдиновның «Мин яратам сине, Татарстан» җыры астында 300 утлы салют атылачак.
30-нчы августта барлык чаралар ТНВ телеканалында туры эфирда трансляцияләнәчәк.
Бәйрәм мәйданчыкларында азык-төлек товарлары, халык кәсепләре эшләнмәләре һәм сувенир продукциясеннән торган күчмә сәүдә оештырылачак.
Бәйрәмне әзерләгәндә һәм уздырганда медицина хезмәте күрсәтүне тәэмин итүгә, җәмәгать тәртибен һәм социаль дистанцияне, янгын куркынычсызлыгын һәм юлларда куркынычсызлыкны саклауга аерым игътибар биреләчәк.