В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Битараф булмаган казанлылар һәм шәһәр оешмалары «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасының махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм фондына 5 млн сумга якын акча күчергән. Бу акчаларга 416 гаилә азык-төлек җыелмалары алган, 68 гаиләгә подгузниклар һәм балалар ризыгы сатып алынган, 42 гаиләгә медицина хезмәте һәм дарулар өчен түләгәннәр, тагын 11 гаиләгә коммуналь хезмәтләр һәм торак арендасы өчен түләүдә ярдәм иткәннәр. «Игелекле Казан» волонтерлары 27 гаиләне патронаж астына алды. Волонтерлар аларга балаларын мәктәптән өйләренә озатырга, йорт хайваннарын йөртергә булыша, дарулар һәм продуктлар китерәләр.
«Игелекле Казан»га Россиянең башка шәһәрләреннән – Ростов, Хабаровск, Түбән Новгород, Екатеринбург, Самара, Мәскәүдән дә мөрәҗәгатьләр килә.
Әйтик, әниләре Казан хастаханәсендә дәваланган Ростовтан мобилизацияләнгән ир-атның хатынына сиделка табарга ярдәм иткәннәр, пациентны ходунки һәм медицина препаратлары белән тәэмин иткәннәр.