В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ял көннәрендә шәһәр халкын Үзәк стадионда массакүләм зарядкага көтәләр
Якшәмбе көнне, 26 октябрьдә, «Өй янында спорт» проекты җәйге сезонны зарядка белән тәмамлаячак. Акция Үзәк стадион манежында 13:00 сәгатьтә башлана.
Катнашучыларны буыннар һәм сулыш гимнастикасы, көч күнегүләре һәм зумба көтә, дип хәбәр иттеләр оештыручылар.
Чарада «Безнең ишегалды чемпионнары» ишегалды лигасы җиңүчеләрен бүләкләү узачак. Шулай ук барлык теркәлгән катнашучылар арасында проект партнерларыннан бүләкләр уйнатылачак.
Оештыручылар катнашучылардан үзләре белән икенче аяк киеме һәм спорт формасын алуларын сорый. Катнашу өчен алдан теркәлү кирәк.
Чара Ташаяк урамындагы 2а йорт адресы буенча узачак.