Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.03.2020, 16:53

Журналистларга Казанның тарихи җирлегенең тотрыклы үсеше концепциясе проектын тәкъдим иттеләр


(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче март, Алена Мирошниченко). Бүген Казан Башкарма комитетында журналистларга Казанның тарихи җирлеген тотрыклы үстерү концепциясен эшләүнең икенче этабы нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр. Очрашуда Татарстан башкаласының баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, проект төркеме җитәкчесе, архитектор Олег Маклаков, социолог һәм урбанист Марья Леонтьева катнашты.

Исегезгә төшерәбез, ике ел элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан үзәге – тотрыклы үсеш» концепциясен булдыру инициативасы белән чыккан иде. Ул Казанның тарихи үзәге территориясендә проектлау һәм шәһәрнең тарихи мирасын саклау буенча бердәм методиканы эшләргә кушты. Шәһәрнең тарихи үзәге төзелеше һәм реконструкциясе, икътисады, аның матди булмаган мирасы һәм социаль-тарихи урыннары игътибар үзәгендә тора. Эшче төркемне Казан Мэры Илсур Метшин җитәкли. Эшне 2020 елның июнендә тәмамлау планлаштырыла. Әлеге концепцияне кулланып, Казан үзенең тарихи йөзен күрсәтәчәк, ә эшнең нәтиҗәләрен якындагы 15 ел эчендә күрергә мөмкин булачак. Илсөяр Төхвәтуллина билгеләп үткәнчә, барлык кешеләр өчен дә – казанлылар, төзүчеләр һәм инвесторлар – аңлаешлы шәһәр үзәгендә эшләү кагыйдәләре проектның нәтиҗәсе  булачак.

Эшче төркем алдында торган бурычларның берсе – тарихи җирлек территориясендә шәһәр сакланыша һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге арасындагы бәйләнешне тәэмин итү. «Без миллионлы шәһәр үсеше турында сөйләшкәндә, үзәкне «консервлау» кирәк булмаганын аңлыйбыз, ул үсәргә тиеш. Монда комплекслы якын килү сорала», - дип ассызыклады Олег Маклаков. Аның сүзләренә караганда, Казан – тарихи җирлек турында Нигезләмә кабул иткән беренче миллион халкы булган шәһәрләрнең берсе. Ул XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы шәһәр территориясе белән туры килә. Территория Кремль, Вишневский урамы һәм Гладилов урамындагы Адмиралтия бистәсе белән чикләнгән, гомуми мәйданы 23 кв. км тәшкил итә – шәһәрнең хәзерге масштабларының 4-5%.

«Без үзәкнең периферия зоналарының җитәрлек дәрәҗәгә җитмәвенә һәм активлыгына игътибар иттек. Үзәк аеруча зур үсеш алган – Казан Кремле һәм Бауман белән Карл Маркс урамнары. Болак артында урнашкан барлык территория үсештән артта калган. Казансуның сул як яры буенча да активлык кимүе күзәтелә», - дип сөйләде О.Маклаков. Эшче төркем әгъзалары әлеге проблеманы хәл итү сыйфатында Бауман һәм Карл Маркс урамнарына карата аркылы элемтәләрне үстерергә тәкъдим итәләр. Шәһәр үзәгеннән яр буйларына чыгу мөмкинлеген тәэмин итәчәк, аларның үсеше периферия территорияләрен башка дәрәҗәгә чыгарачак һәм аларга үсеш өчен потенциал бирәчәк. Моннан тыш, ул үзәкнең үзенчәлеген – заманча урбанизацияләнгән тарихи яктан тыгыз мохит һәм аның янәшәсендәге табигый ландшафт арасындагы бәйләнешне ассызыклаячак.

Җәяүлеләр юлларын булдыру юлы белән аркылы элемтәләрне үстерү планлаштырыла. «Җәяүлеләр хәрәкәтенә зур игътибар бирергә, шулай ук тарихи җирлек территориясендә җәмәгать транспорты һәм үзәкнең периферия белән элемтәсен тигезрәк тәэмин итүне оештырырга кирәк. Бу 2040 елга кадәр шәһәрнең Генераль планында да яхшы язылган», - дип билгеләп үтте спикер. «Шәһәр үзәгенә җәмәгать транспорты максималь рәвештә керә алырга тиеш», - дип ассызыклады Казанның баш архитекторы.

Тарихи җирлек үсеше концепциясендә шулай ук активлыкның төп төеннәрен билгеләделәр. Бүген активлык зонасы – «Кольцо» районы, диде О.Маклаков. Тәкъдим ителгән концепция нигезендә, Кремль янындагы территория, тимер юл вокзалы зонасы (аны реконструкцияләгәннән соң һәм Кремль белән җәяүлеләр элемтәсе белән тәэмин итүдән соң) шәһәрлеләр һәм туристларны җәлеп итүнең яңа урыны  булачак. Моннан тыш, активлыкның яңа зоналары барлыкка киләчәк – Татарстан урамнары һәм Зур Казан боҗрасы киселешендә (хәзер үзәк автовокзал зонасы);  Малайзия финанс проекты үсеш алган Яңа Татар бистәсендәге территория.

Моннан тыш, проект төркеме җитәкчесе тарихи җирлектә эшчәнлек төрләрен регламентлаштыру, төзелешне формалаштыру һәм чикләү турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, биредә даими яшәүчеләр саны артсын өчен, элиталы торак кына түгел, уңайлы торак булдыру да кирәк.

Олег Маклаковның чыгышын социолог һәм урбанист Марья Леонтьева тулыландырды, ул журналистларга Казанның тәңгәллек моделен сурәтләде. Ул территорияне мәдәни, социаль проектлаштыру, шәһәр үзенчәлеген тарихи-мәдәни анализлау һәм шәһәрнең төп кыйммәтләрен туплау буенча тәкъдимнәрне үз эченә ала.

«Төзүчеләр инде хәзер үк тарихи үзәкне үстерү концепциясен өйрәнү белән кызыксыналар һәм бу мәгълүматны биналарны проектлаганда һәм төзегәндә кулланалар», - диде И.Төхвәтуллина. Моннан тыш, Олеся Балтусова сүзләренә караганда, эш тәмамланганда, нәтиҗәдә алынган методика башка зур шәһәрләргә дә тәкъдим ителәчәк. «Без мегаполисларның мондый таләбе барлыгын күрәбез», - дип билгеләп үтте ул.
Фоторепортаж
Казанның тарихи үзәге үсеше концепциясенә багышланган журналистлар өчен иртәнге аш
Барлык яңалыклар