Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.07.2020, 16:04

Татарстан халкына югары класслы янгын куркынычы аркасында урманнарга йөрүне тыйдылар

Чикләүләр 21 көн дәвам итәчәк.


(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июль, Алинә Бережная). Татарстан халкына урманнарга барудан тыелырга тәкъдим ителә, аларның территориясендә IV класслы янгын куркынычы билгеләнгән. Чикләүләр 21 көн дәвам итәчәк. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы матбугат конференциясендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов хәбәр итте.

Соңгы атна дәвамында республикада һава температурасы +38, ә кайбер районнарда +40 градуска җитә. Тотрыклы эссе көннәр федераль урман фонды җирләрендә урнашкан урманнар территориясендә янгын куркынычының IV классы кертелүгә китерде. «21 көн дәвамында гражданнарның урманнарда булуы, шулай ук аларга транспорт чараларында керү тыела», - дип билгеләп үтте И.Зарипов.

Республика урманнарында кисәтү аншлаглары урнаштырылачак, урман юллары шлагбаумнар белән капланачак, тәүлек буе кизү тору оештырылачак һәм урман массивларын патрульләү арттырылачак.

Спикер ассызыклаганча, статистика буенча 10 урман янгынының 9-ы кеше гаебе белән килеп чыга. Идел буе федераль округы урманнарында 236 янгын булган, шуларның 7се - эре. Илгизәр Зарипов сүзләренә караганда, Татарстанда хәл контрольдә тотыла, янгыннар һәм гадәттән тыш хәлләр булмаган. «2011 елдан бирле без янгын куркынычы сезонын гадәттән тыш хәлләрдән башка уза алдык, бу җайга салынган һәм планлы эш турында сөйли», - диде И.Зарипов.

Хәзерге вакытта урманда иминлекне 25 урман-янгын сүндерү станциясе, 13 янгынга каршы инвентарь пункты тәэмин итә. Урман янгыннары формированиеләренең гомуми саны 675 кеше тәшкил итә. Гадәттән тыш хәл очрагында 2 мең 822 кешегә кадәр өстәмә көчләр һәм составны җәлеп итү каралган. Моннан тыш, 1 млн. 226 мең га мәйданда авиапатрульлек эшләре алып барыла.

И.Зарипов ассызыклаганча, урманнарында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга 3 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен - 20 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен - 200 мең сумга кадәр штраф каралган. Штраф, аерым алганда, урман массивларында тәмәке тарту һәм учаклар кабызу өчен салынырга мөмкин.

Яздан ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы инспекторлары урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу турында 92 мең сумлык 19 карар чыгарды.

Барлык яңалыклар