Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.10.2025, 17:45

Казан кызы чәчәк бәйләме алу өмете белән 300 мең сум акчасыннан мәхрүм калган

Ялган курьер хезмәткәрләре, кызны куркытып, билгесез счетларга акча күчерергә мәҗбүр иткәннәр

Казанда яшәүче 20 яшьлек кыз чәчәк һәм бүләк алу өмете белән 300 мең сум чамасы акчасыннан мәхрүм калган. Бүләк китергән курьер «хезмәткәре» шалтыратканнан соң, зыян күрүче, чәчәк бәйләмен алу өчен үзенең кәрәзле телефонына юлланган кодны әйтеп биргән.

Полиция мәгълүматлары буенча, саннарның кирәкле комбинациясен белгәч, явыз ниятле затлар зыян күрүчедән аның ризалыгыннан башка акча күчерүне таләп итәләр һәм керемнәрен декларацияләү, аңлатмалар бирү кирәклеге белән куркыталар. Шуннан соң аны билгесез счетларга 300 мең сум акча күчерергә күндерәләр. Кыз явыз ниятле затларның барлык күрсәтмәләрен үтәгән. Һәм бераз вакыт узгач кына үзенең билгесез затлар тарафыннан алдануын аңлаган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Хокук саклаучылар гражданнарга таныш булмаган затлардан алынган барлык мәгълүматны яңадан тикшерергә һәм билгесез счетларга акча күчермәскә киңәш итә.

Алдарак Татарстан Республикасы башкаласында яшәүче бер хатын-кызның, «ялган отышлы» уенда катнашып, 60 мең сум акчасын югалтуы хакында хәбәр ителгән иде. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрнең шәхесен ачыклау буенча чаралар күрә. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

Барлык яңалыклар