Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.09.2025, 16:01

Беренче тәүлектә торак фондының 56% тына җылылык бирелгән

3342 күпфатирлы йортка һәм 592 социаль объектка җылылык кергән

Казанда беренче тәүлектә күпфатирлы йортларның яртысыннан күбрәгенә җылылык кертелде. Җылылык 3342 КФЙка кергән, бу планлы күрсәткечнең 56% ын тәшкил итә. Җылыту сезоны үзәктә җылытыла торган 2283 һәм шәхси җылытыла торган 459 күпфатирлы йортта башланды. Тагын 2679 йортка җылылык керүе көтелә.

Җылылык энергиясе 592 социаль объектка да кергән, бу гомуми санның 68% ын тәшкил итә. Җылылыкка 342 балалар бакчасы, 158 мәктәп, 45 медицина учреждениесе, 10 мәдәният, 20 спорт объекты тоташтырылган.

Исегезгә төшерәбез, аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров җылылык белән тәэмин итү барышын көйләү өчен тагын ике-өч атна кирәк булачак, дип билгеләп үтте.

Җылытуга кагылышлы барлык сораулар буенча «Ачык Казан» системасына +7(843)236-41-23 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була. Мөрәҗәгатьне Казан мэриясе шалтырату үзәгенә +7(843)222-72-22 аша калдырырга мөмкин.
Барлык яңалыклар