Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.10.2025, 12:45

Ике атна эчендә Казан метрополитенында 10 километрга якын тоннель юганнар

Шуларның 3,5 чакрымнан артыгын кул белән чистарттылар

Узган ике атнада Казан метрополитенында 9,5 км тоннель юылган. «Кәҗә бистәсе» станциясеннән алып «Кремль» станциясенә кадәр махсус агрегат белән икенче төп юл буйлап 5780 м юдылар. Беренче төп юл буйлап «Кремль» – «Кәҗә бистәсе» кисеменең 520 метрын кулдан чистарттылар.

«Метроэлектротранс» белгечләре шулай ук кул ысулы белән 3,2 мең кв.м юл диварларын һәм лотокларын юганнар. Эшләр «Кремль» һәм «Әмәт» станцияләрендә башкарылды.

Моннан тыш, хезмәткәрләр станцияләрдә 43 ишекне ремонтлаганнар. «Горки» һәм «Әмәт»тә инвалид пандусларындагы 175 идән һәм дивар плитәләрен алыштырганнар. Соңгы станциядә шулай ук 134 кв.м метро күпере буялган. Ә «Горки»да 120 кв.м резин валчык түшәгәннәр.

Эшләр электродепога да кагылды. Монда белгечләр 64 шпалны яңарткан. Моннан тыш, рельс эзенең киңлеге 70 метрдан артык һәм юлның 65 метрдан артыгы көйләнгән.

Поездлар хәрәкәтенең иминлеген тәэмин итү һәм җитешсезлекләрне булдырмау өчен, хезмәтнең төп эше төнге вакытта башкарыла. Белгечләр рельсларның, укоы күчемәләрнең һәм җиһазларның торышын тикшерә, дип хәбәр иттеләр МУП «Метроэлектротранс»та.
Барлык яңалыклар