Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.09.2021, 11:10

Казанлыларның өч көн нәтиҗәләре буенча сайлау участокларына килүе 63% тәшкил итте

Бер мандатлы округлар буенча Идел буе округында күпчелек тавышны Илья Вольфсон җыйды, Үзәк округта – Мурат Нуриев.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче сентябрь, Ксения Швецова). Казанда 8-нче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда өч көн тавыш бирү йомгаклары буенча сайлау участокларында шәһәр халкының килүе 63,01% тәшкил итте. Тавыш бирүнең беренче көнендә, 17-нче сентябрьдә, ул 24%-ка җитте. Казан Мэры Илсур Метшин казанлыларга актив гражданлык позициясе һәм илнең сәяси тормышына битараф булмаулары өчен рәхмәт белдерде. «Сайлау комиссияләре әгъзаларына, күзәтүчеләргә аерым рәхмәт, алар өчен бу өч көн бик киеренке булды. Бергә без киләсе биш елга закон чыгару эшчәнлеген билгеләячәк Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайладык», – диде ул бүген Шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Казанда «Бердәм Россия» партиясе өчен 73%-ка якын кеше тавыш биргән, КПРФ өчен – 13% халык, «Гадел Россия» 4,4% тавыш җыйган, ЛДПР – 3,7% тавыш. Калган партияләр берәр процент һәм аннан да азрак җыйдылар.

Бер мандатлы округлар буенча Идел буе округында күпчелек тавышларны Илья Вольфсон җыйды, аның өчен шәһәр халкының 60%-тан артыгы тавыш бирде, Үзәк округта – Мурат Нуриев. «Бу җирдә эшләгән кешеләр, шәһәр халкы аларны шәхсән белә. Алар торак-коммуналь хуҗалыкта, төзелеш тармагында эшлиләр – безнең өчен бу мөһим өлкәләр. Ышанам ки, алар Казанны, Татарстанны федераль дәрәҗәдә лаеклы тәкъдим итәчәкләр», – диде И.Метшин.

Шәһәр башлыгы шулай ук Татарстан башкаласында өч көн дәвамында үткәрелгән төрле чараларда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Шулай итеп, Профсоюз урамындагы фестиваль иң яктыларның берсе булды, ул күп яшьләрне җәлеп итте, дип билгеләде Мэр.

«Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенә, Казан гарнизонының шәхси составына аерым рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең җилкәгә зур йөкләнеш ятты. Сез сайлау участокларында да, чаралар мәйданчыкларында да тәртип тәэмин иттегез», – дип өстәде шәһәр башлыгы.

Мэр РФ Дәүләт Думасы депутатларының сайланган составы үз эшендә күптән хәл итүне таләп итә торган проблемаларга игътибар итәчәгенә ышаныч белдерде. «Бүгенге көндә бездә коммуналь челтәрләрне ремонтлау, күп балалы гаиләләр өчен участокларны һәм йортларны инженерлык инфраструктурасы белән тәэмин итү буенча федераль программалар юк. Сорауларның күбесе хәл итүне таләп итә, – диде ул. – Дәүләт Думасы депутатларының яңа составы аларны үз эшенең нигезенә алыр дип ышанабыз».

РФ Дәүләт Думасы депутатларыннан тыш, казанлылар шулай ук 15-нче номерлы Азино бермандатлы сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын сайладылар, дип искәртте Илсур Метшин. Ул хәбәр иткәнчә, җиңүне Эмиль Хөснетдинов яулады, аның өчен сайлаучыларның 55%-тан артыгы тавыш бирде. Казан шәһәр Думасына 4-нче номерлы Академия бермандатлы сайлау округы буенча 70% тавыш җыйган Айдар Абдулхаков һәм 20-нче номерлы Липатов сайлау округы буенча 52% тавыш җыйган Дарья Санникова үтте.

«Тавышлар санау яңа тәмамланып кына килә, әмма шуңа да карамастан, нәтиҗәләр инде күренә. Ил буенча «Бердәм Россия» партиясе 50%-ка якын тавыш җыйды, Татарстан буенча – 80%, Казан буенча – 73%. Бу кешеләрнең хакимият партиясе гамәлгә ашырган бишьеллык эш нәтиҗәләрен күрүләре турында сөйли, – дип шәрехләде Мэр. – Сайлаучыларның наказлары депутатлар өчен эштә ориентир булсын».

Исегезгә төшерәбез, Казан территориясендә 17-19-нчы сентябрь көннәрендә 463 сайлау участогы төзелгән иде, шул исәптән 3 яңа участок «Салават күпере» һәм «Солнечный город» торак микрорайоннарында ачылды. Үз яшәү урыннарыннан еракта яшәүчеләр дә тавыш бирә алды – моның өчен 32 участок, нигездә, медицина учреждениеләрендә эшләде.

 

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 20.09.2021
Видеорепортаж
20.09.2021 11:00
Өч көн тавыш бирү нәтиҗәләре буенча казанлыларның сайлау участокларына килүе 63%-тан артып китте
Барлык яңалыклар