В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк
Казан Кирмәнендә сәламәтлек ягыннан менталь тайпылышлары булган балалар һәм өлкәннәр өчен бушлай экскурсияләр уздырыла.
Беренче чара 14 октябрьдә Спас манарасы музеенда була. Экскурсия 11:00 сәгатьтә башлана. Чарада катнашу өчен сылтама аша алдан теркәлү төп шарт булып тора. «Игелекле Казан» автоном коммерциячел булмаган оешманың матбугат хезмәте экскурсия вакытында аутистик спектры бозылган өлкән кеше янында аны озата килүченең мәҗбүри булуын искә төшерә.
24 октябрьдә сигез яшьтән өлкәнрәк балалар өчен «Казан Кирмәне белән беренче танышуым» дигән интерактив программа тәкъдим ителә. Яшь катнашучылар интерактив карта ярдәмендә борынгы ныгытма буйлап виртуаль сәяхәттә булачак, уеннар һәм биремнәр ярдәмендә Кирмән тарихы, аның каһарманнары, риваятьләре белән танышачак. Экскурсиядә катнашу өчен шулай ук әлеге сылтама аша алдан теркәлергә кирәк. Интерактив чара 15:00 сәгатьтә башлана.