В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ульяновсктагы округ ярышлары нәтиҗәләре буенча казанлылар Татарстан җыелма командасы составында ярымфиналга юллама алдылар
«Уникс-юниор» спорт мәктәбе укучылары Татарстан җыелма командасы составында баскетбол буенча Россия Беренчелегенең ярымфиналына чыктылар. Казан спортчылары 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Идел буе федераль округы Беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады.
Ульяновск шәһәренең баскетбол мәйданчыкларында төп бүләк өчен 13 көчле команда көч сынашты. Турнир нәтиҗәләре буенча Татарстан җыелма командасы, баскетбол буенча Россия Беренчелегенең ярымфиналына чыгуны тәэмин итеп, алтынчы урынны алды. «Уникс-юниор» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Егор Желнин турнирның иң яхшы уенчысы дип танылды, дип хәбәр итә Казанның Физик культура һәм спорт комитеты.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионы Дэниел Маринов ир-атлар җыелма командасының Джакартадагы дөнья чемпионатына гаризаны җитәкләде.