Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.10.2025, 11:59

«Туфрактан – туфракка»: «Эрмитаж» бакчасында шәһәр компостеры барлыкка килде

Бирегә шәһәр халкы 10 төрдән артык органик калдык алып килә ала

Казанның «Эрмитаж» паркында «Туфрактан – туфракка» проекты кысаларында шәһәр компостерын урнаштырдылар. Ул тәүлек буе эшләячәк һәм шәһәр халкының бирегә 10 төрдән артык органик калдык алып килү мөмкинлеге бар. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров хәбәр итте.

Хәзерге вакытта калдыкларны компостерның мең литр сыйдырышлы бер бүлеменә салып калдырырга була. Янәшәдә шәһәр халкы өчен мәгълүмат урнаштырылган. Киләчәктә компостерга тагын шундый ике бүлем өстәү мөмкинлеге карала.

Аның торышын волонтерлар һәм «Туфрактан – туфракка» ассоциациясе белгечләре күзәтәчәк. Бер елдан соң компостердагы ашламаны «Эрмитаж» бакчасындагы һәм Казанның башка паркларындагы агачларны тукландыру өчен кулланырга ниятлиләр.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 20.10.2025
Видеорепортаж
20.10.2025 10:55
Казанда шәһәрлеләр катнашында 53 км сулык ярлары чистартылды
Барлык яңалыклар

«Туфрактан – туфракка»: «Эрмитаж» бакчасында шәһәр компостеры барлыкка килде

<p> Казанның «Эрмитаж» паркында «Туфрактан – туфракка» проекты кысаларында шәһәр компостерын урнаштырдылар. Ул тәүлек буе эшләячәк һәм шәһәр халкының бирегә 10 төрдән артык органик калдык алып килү мөмкинлеге бар. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров хәбәр итте. </p> <p> Хәзерге вакытта калдыкларны компостерның мең литр сыйдырышлы бер бүлеменә салып калдырырга була. Янәшәдә шәһәр халкы өчен мәгълүмат урнаштырылган. Киләчәктә компостерга тагын шундый ике бүлем өстәү мөмкинлеге карала. </p> <p> Аның торышын волонтерлар һәм «Туфрактан – туфракка» ассоциациясе белгечләре күзәтәчәк. Бер елдан соң компостердагы ашламаны «Эрмитаж» бакчасындагы һәм Казанның башка паркларындагы агачларны тукландыру өчен кулланырга ниятлиләр. </p>