Умырзая урамында 20 нче шәһәр поликлиникасының яңа филиалы төзелеше төгәлләнде. Учреждение «Весна» торак комплексында һәм Совет районының күрше микрорайоннарында яшәүче 36 мең кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Поликлиниканы «Озак һәм актив тормыш» милли проекты буенча төзегәннәр.
Медицина учреждениесе сменасына 400 кешегә исәпләнгән. 7 мең квадрат метрдан артык мәйданлы бинада халыкка консультация-диагностика һәм дәвалау ярдәме күрсәтеләчәк, дип хәбәр иттеләр ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Филиал үз эченә 17 бүлекчә, 130 медицина кабинеты, 195 компьютерлаштырылган эш урыны, 18 административ кабинет һәм архивны ала. Учреждениедә заманча медицина җиһазлары – компьютер томографы, рентген-аппарат, анестезия астында эндоскопия мөмкинлеге булган эндоскопия үзәге һәм башкалар урнаштырылган.
Казанда быел өч яңа сәламәтлек саклау объекты барлыкка килде. «Весна» торак комплексындагы 20 нче шәһәр поликлиникасы филиалыннан тыш, «Идел Киңлекләре» торак комплексында балалар поликлиникасы
ачылды . Шулай ук Идел буе районының Вишневка бистәсендә табиб амбулаториясе төзелеше төгәлләнә.
«Озак һәм актив тормыш» милли проекты 2030 елга гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр арттыруга юнәлдерелгән. Аның кысаларында поликлиникалар, амбулаторияләр, фельдшер-акушерлык пунктлары яңартыла, ә аларга эшкә квалификацияле медицина кадрларын күбрәк җәлеп итәләр.