Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.10.2019, 15:50

Татарстанның күп функцияле үзәкләрендә СНИЛС иминият таныклыгы урынына хәзер белдерү кәгазе бирәләр


(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче октябрь). Татарстанның күп функцияле үзәкләрендә СНИЛС иминият таныклыгы урынына хәзер шәхси исәпкә алу системасында теркәлүне раслый торган белдерү кәгазе бирелә. Документның яңа формасы шәхси исәпкә алу турындагы федераль законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә ясалган һәм гадәти пластик карточканы алмаштырган.

«Иминият таныклыкларында булган барлык мәгълүмат хәбәрнамәдә дә күрсәтелә: кешенең фамилиясе, исеме һәм атасының исеме, туган көне һәм урыны, җенесе һәм таныклык номеры, - дип аңлатты Татарстан Республикасындагы күп функцияле үзәкнең методология бүлеге башлыгы Руслан Нигъмәтуллин. - Карточкаларны белдерү кәгазенә алыштырырга кирәкми. Элегрәк бирелгән пластик карта чыннан да гамәлдә булып санала».

Хәзер пенсия иминияте системасында беренчел теркәү сорап мөрәҗәгать иткәндә яки мәгълүмат үзгәргән очракта (мәсәлән, фамилиясен алыштырганда) гражданин белдерү кәгазе ала.

Исегезгә төшерәбез, иминият номеры Россия Пенсия фондында теркәлгән һәр кешегә бирелә. Анда, аерым алганда, иминият пенсиясен билгеләү өчен бөтен мәгълүмат туплана. Кәгазь хәбәрнамәне республиканың теләсә кайсы күп функцияле үзәгендә, пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында алырга мөмкин.

2018 елда Татарстанның күп функцияле үзәкләре 8,5 меңнән артык иминият таныклыгын биргән, ә бу ел башыннан алар артыннан «Минем документлар» офисларына 17 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр ителә Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең рәсми интернет-порталында.

Хезмәт бушлай. Аны күп функцияле үзәктә биш эш көн эчендә ясап бирәләр.
Барлык яңалыклар