Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.01.2020, 16:25

Татарстанда составында никотин булган тарту өчен каралмаган продукция турында кайнар линия эшли башлады


(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче гыйнвар). Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә составында никотин булган тарту өчен каралмаган продукция һәм аны куллану куркынычы турында кайнар линия эшли башлады.

Татарстанлылар сорауларына 3-нче февральгә кадәр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре җавап бирәчәк: +7(843) 272-80-33 (эш көннәрендә), +7(843) 238-98-54 (ял көннәрендә).

Моннан тыш, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең +7(800)555-49-43 телефоны буенча бердәм консультация үзәгенә шалтыратып, үз соравыгызны бирә һәм беренче консультацияне телефон аша ала аласыз (шалтырату бушлай), дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар