Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.02.2020, 16:10

Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде


(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче февраль). Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде.

17-нче февраль 21.00 сәгатьтән 18-нче февраль 6.00 сәгатькә кадәр республика территориясендә көньяк-көнбатыштан исәчәк җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 25 метрга кадәр, Казанда 22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Аерым районнарда бозлавык, күз күременең 500 метрга кадәр начараюы белән буран көтелә. Иртән һәм көндез урыны белән томан фаразлана. Юлларда бозлавык, тайгак, кар боткасы.

Төнлә ТР башкаласында һава температурасы минус 1-дән +1 градуска кадәр, көндез +1-дән +3 градуска кадәр үзгәреп торачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Исегезгә төшерәбез, һава шартлары начараю сәбәпле, дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга чакыра.

Барлык яңалыклар