В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Водоканал» белгечләре 1,9 чакрым чамасы агынты сулар чыгып китү торбаларын юдырган
Узган атнада Казанда су белән тәэмин итү һәм агынты сулар чыгып китү челтәрләрендә 422 штаттан тыш хәл җайга салынган. «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе белгечләре агынты сулар чыгып китү торбаларындагы төзексезлекне бетерү, тыгылган чүпләрдән арындыру максатыннан 340 тапкыр чакыртылган урынга барган. Төзексезлек очраклары җайга салынганнан соң, белгечләр 1872 метр озынлыкта агынты сулар чыгып китү торбаларын юдырган.
Моннан тыш, белгечләр су белән тәэмин итү челтәрләрендә торба тишелеп су агуның 57 очрагын уңай хәл иткән. Җир эшләрен башкару өчен 35 объектка махсус техника чакыртылган, дип хәбәр итә предприятиенең матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Дубравная урамы, 43а адресы буенча авария хәлендәге канализация коллекторын торгызу эше дәвам итә. Эшләрне ел ахырына тәмамларга ниятлиләр. Төзекләндерү 1,4 чакрымга сузылган Дубравная, Мәүлетов, Парин урамнарында, шулай ук Универсиада авылы янында авария хәлендәге коллекторда алып барыла.