Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.10.2025, 12:16

Татарстан башкаласында шикәр чире белән интегүчеләрне «Шикәр күләме тәртиптә» мәктәбенә чакыралар

Чарага 1 нче төр шикәр авыруыннан интегүче шәһәр халкы кушыла ала

6 сентябрьдә Татарстан башкаласында Казанның җәмәгать эшлеклесе Тимур Николаев тарафыннан оештырылачак «Шикәр күләме тәртиптә» мәктәбе эшли башлый. Дәресләр онлайн форматта бушлай үткәреләчәк. Программага ручка рәвешендәге шприц куллана торган, 1 нче төр шикәр авыруыннан интегүче шәһәр халкы кушыла ала.

Өч атна дәвамында эндокринологлар, юристлар, нутрициологлар һәм башка белгечләр белән туры эфирлар узачак.

Катнашучыларга шикәр авыруының үзенчәлекләре, авыру очрагында үз-үзеңә ышанычны югалтмау серләре һәм үз организмыңны аңлау кирәклеге турында сөйләячәкләр. Экспертлар белән бергә шәһәр халкы туклану, физик активлык һәм психологик ярдәм хакында фикер алышачак. Шикәр авыруыннан интегүчеләргә аларны дарулар белән тәэмин итүгә, хокукларын яклауга кагылышлы юридик мәсьәләләр аңлатылачак.

Онлайн форматтагы «Шикәр күләме тәртиптә» мәктәбе ябык Telegram-чатта оештырыла. Катнашучылар туры эфирларда эндокринологларга, психологларга, юристларга, нутрициологларга һәм башка белгечләргә үзләрен борчыган мәсьәләләр хакында сораулар бирә алачак.

Чарада катнашу өчен сылтама буенча күрсәтелгән анкетаны тутырырга кирәк. Оештыручылар, катнашырга теләге булганнардан сорауларга гадел җавап бирүләрен сорый. Дөрес җаваплар алынган очракта, белгечләр шикәр авыруыннан интегүчеләргә тагы да сыйфатлырак программа әзерләп, авыруны җиңеләйтергә ярдәм итәчәкләр.

Стартка берничә көн кала оештыручылар сайлап алу турын узган катнашучылар белән элемтәгә керәчәк. Турны үтмәгән гариза бирүчеләргә онлайн-мәктәпнең мәгълүматлары мөстәкыйль өйрәнү өчен бушлай биреләчәк.

Онлайн-мәктәп үз эшен 6 октябрьдән башлап җибәрә һәм ул 25 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Гомумән алганда, белгечләр 2025 елның октябреннән башлап 2026 елның маена кадәр 30 кешедән торган өч төркем белән эшләячәк.

«Игелекле Казан» автоном коммерциячел булмаган оешмасы аңлатмасы буенча, «Шикәр күләме тәртиптә» проекты Президент грантлары фонды ярдәме белән «Татарстан Республикасының шикәр авыруы белән интегүче затлар берләшмәсе» автоном коммерциячел булмаган оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Барлык яңалыклар