Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.09.2025, 17:46

Татарстан башкаласында «Коръән дөньясы 2.0» халыкара күргәзмәсе ачылачак

Килүчеләр борынгы Мәккә һәм Кәгъбәне VR системалары аша күрә алачак

Казанның «Әл-Мәрҗани» мәчетендә җомга көнне, 3 октябрьдә, «Коръән дөньясы 2.0» халыкара күргәзмәсе ачылачак. Килүчеләр VR системалары аша борынгы Мәккә һәм Кәгъбәне күрә һәм каллиграфия буенча мастер-классларда катнаша алачак.

Күргәзмә вакытында музей экспонатларын һәм күп функцияле интерактив зонаны карарга мөмкин булачак. Шәһәр халкына Коръәннең алыштыргысыз экспонатлары, аерым алганда, ислам нигезләре турындагы китаплар тәкъдим ителде.

VR системасы аша борынгы Мәккә һәм Кәгъбәне күрергә, каллиграфия буенча мастер-классларда катнашырга мөмкин булачак. Ә балалар уен формасында ислам мәдәнияте нигезләре белән таныша алачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте.

Тантаналы ачылыш 16:00 сәгатьтә Каюм Насыйри урамындагы 17 йорт адресы буенча узачак.

Күргәзмә РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Катар дәүләтенең вакыфлар һәм Ислам эшләре министрлыгы тарафыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәте ярдәмендә оештырылган.
Барлык яңалыклар