Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.12.2023, 12:03

Татарстан мәктәпләрендә 93 сыйныф карантинда, шуларның 91 е – Казанда

Сентябрьдән республикада грипп белән авыруның 3 631 очрагы теркәлгән

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче декабрь, Диана Жиленкова). Сентябрьдән Татарстанда грипп белән авыруның 3 631 очрагы теркәлгән, узган елның шул ук чорында – 5 751. Традиция буенча авыручылар Яңа ел бәйрәмнәреннән соң шәһәр халкының югары активлыгы фонында артачак. Бу хакта «Татар-информ» матбугат конференциясендә Россия кулланучылар күзәтчелегенең республика буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә авыру структурасында А гриппы вирусы өстенлек итә. Сезон ахырына – февраль-март айларында – В тибы да кушылыр дип фаразлана. Вакцинацияне 1 877 150 кеше ясаткан, бу гомуми халыкның 46% ын тәшкил итә.

Уку елы башыннан белем бирү оешмаларында фильтрларда катараль күренешләр һәм югары температура аркасында 5 024 укучы дәресләрдән читләштерелгән. Хәзерге вакытта 93 сыйныф карантинда, бу 2 083 бала дигән сүз. Аларның 91 е – Казан сыйныфлары.

«Мәгариф оешмалары җитәкчеләренә шуны искәртәсем килә: карантин – оешкан коллективта вирус таралу чылбырын туктатырга мөмкинлек бирүче бик яхшы чара. Әгәр дә сыйныфта яки мәктәптә булмаучылар саны 20% һәм аннан да күбрәк булса, директор боерыгы белән әлеге сыйныф яки мәктәп җиде көннән 10 көнгә кадәр каратинга китә», – диде Любовь Авдонина.

Сәламәтлек саклау системасы ОРВИ авырулары буенча киеренке хәлне билгели, дип өстәде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы урынбасары – Казан Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков.

«Поликлиникаларга һәм стационарларга, шулай ук ашыгыч медицина ярдәме чакыруларына мөрәҗәгать итү шактый арта. Халыктан әлеге хәлне аңлап кабул итүләрен сорыйбыз, барлык чакыруларга да һичшиксез хезмәт күрсәтеләчәк», – дип җиткерде ул һәм COVID-19 авырулары белән бәйле хәлнең тотрыклы булуын ассызыклады.

Барлык яңалыклар