В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада катнашу өчен бүген 17:00 сәгатьтән теркәлергә була
Денис Гордийко фотосы
Бу якшәмбедә, 7 декабрь көнне, Казанның Рус-Немец Швейцариясе территориясендә орнитология буенча беренчы кышкы экскурсия уздырыла.
Очрашуда катнашучылар табигать паркы территориясендә тереклек итүче кошлар белән танышачаклар һәм кышкы көннәрдә аларны ашатырга ярыймы-юкмы икәнен беләчәкләр. Чараны биолог, Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте әгъзасы Антон Бортяков үткәрә.
Оештыручылар җылы киемнәр киеп килергә һәм үзең белән бинокль алырга киңәш итә.
Экскурсиядә катнашу өчен теркәлергә кирәк, ул бүген 17:00 сәгатьтә ачыла, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Экскурсия 9:00 сәгатьтә башлана. Теләге булган һәр кешене Барый Галиев урамы, 16 йорт адресы буенча көтәчәкләр.