В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлдагы хәрәкәтне өлешчә чикләү суүткәргечне төзекләндерү эшләре белән бәйле
Казанның Царицыно бистәсендә транспорт хәрәкәте ярты ел тирәсенә чикләнә. Юлдагы хәрәкәтне өлешчә чикләү суүткәргечне төзекләндерү эшләре белән бәйле, дип хәбәр итә шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты.
Шулай итеп, 2025 елның 27 октябреннән 2026 елның 28 мартына кадәр 1 нче Владимир урамында 46, 54, 58, 64, 74, 86, 98 һәм 104 номерлы биналар янындагы юл өлешендә, тротуар һәм яшеллек зонасында хәрәкәт өлешчә чикләнә.
Исегезгә төшерәбез, төзекләндерү эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турында мәгълүмат махсус бүлектә бастырыла.