Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.01.2020, 11:41

Гыйнвар аеннан Казанның күпфункцияле үзәкләрендә 17 муниципаль хезмәт күрсәтелә башлады


(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче гыйнвар, Алена Мирошниченко). 2020 елның 9-нчы гыйнварыннан Казанның күпфункцияле үзәкләрендә 17 муниципаль хезмәт күрсәтелә башлады: Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе тарафыннан күрсәтелә торган 2 хезмәт, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетының 8 хезмәте һәм Тышкы төзекләндерү комитетының 7 хезмәте. Хезмәтләр шәһәр территориясендә урнашкан күпфункцияле үзәкләрнең 11 бүлегендә күрсәтелә. 1-нче апрельгә кадәр аларны Башкарма комитетның структур бүлекчәләре, шулай ук күпфункцияле үзәкләрдә һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша да алырга мөмкин булачак, дип хәбәр итте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин.

«Узган ел ахырында Без цифрлы рәвешкә 47 муниципаль хезмәтне күчерү һәм аларны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша күрсәтү турында хәбәр иттек. Бер үк вакытта узган ел дәвамында Казанның муниципаль хезмәт күрсәтүләр белән идарә итү системасын күпфункцияле үзәкләрнең автоматлаштырылган мәгълүмат системасы белән интеграцияләү буенча зур эш башкарылды, күп функцияле үзәкләрнең хезмәткәрләре укытылды, системаларның эшләве тест режимында тикшерелде», – дип сөйләде спикер.

Шул ук вакытта тагын бер яңалык кертелде: барлык килеп туган сораулар буенча консультацияләрне кабул итү көннәрендә Башкарма комитет бүлекчәләрендә генә түгел, ә күпфункцияле үзәкләр каршындагы call-үзәк телефоны буенча да алырга мөмкин: +7 (843)222-06-20. Инде бүген үк хезмәткәрләр укытылган, кирәкле мәгълүматның электрон базасы, инструкцияләре белән җиһазландырылган һәм гариза бирүчеләргә ярдәм итәргә әзер, дип ассызыклады Р.Шәфигуллин.


Ул, 1-нче апрельдән Башкарма комитет бүлекчәләре әлеге 17 хезмәт күрсәтүне сорап язылган гаризаларны кабул итүдән туктаячак, дип белдерде. «Казан үз хезмәтләрен күрсәтүне бары тик күпфункцияле үзәкләрдә һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталларында гына гамәлгә ашыруга күчерә торган беренче генә шәһәр түгел. Әйтик, Татарстанда бу 100%-ка Түбән Камада эшләнгән инде, Питрәч, Нурлат һәм Зәй күчешне 80%-тан артыгракка башкарган. Әмма Казан - Россиядә күпфункцияле үзәкләр белән бары тик цифрлы рәвештә генә хезмәттәшлек иткән беренче һәм бердәнбер шәһәр», – диде Радик Шәфигуллин һәм Башкарма комитет һәм күпфункцияле үзәкләрнең структур бүлекчәләре арасында кәгазь документ әйләнеше юк - зявка күпфункцияле үзәккә гариза биргәннән соң ук эшкә кабул ителәчәк, дип аңлатты.

«Хәзер без ТР мәгълүмати технологияләр һәм элемтә, дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш министрлыгы белән калган цифрлаштырылган хезмәтләрне дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр реестрына кертү буенча эш алып барабыз, бу агымдагы елның беренче кварталы ахырына кадәр күпфункцияле үзәкләрдә муниципаль хезмәтләрнең гомуми санын 47-гә җиткерергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай итеп, без аларны халык өчен уңайлырак итәчәкбез, ә аларны алу процессы уңайлы һәм җайлы булачак», – дип нәтиҗә ясады Р.Шәфигуллин.

Казан Мэры Илсур Метшин, хәбәрне тыңлаганнан соң, гражданнар белән аңлату эшләрен алып баруга аерым игътибар бирергә кушты. «Гражданнарның яңа технологияләр һәм мөмкинлекләр куллануы мөһим», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 13.01.2020
Видеорепортаж
13.01.2020 11:22
Барлык яңалыклар