Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.05.2020, 10:55

XIX гасыр ахырында Казанда 130 меңгә якын кеше яшәгән


(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). Казанда XIX гасыр ахырында 130 меңнән азрак кеше яшәгән.

1897 елгы халык санын алу Россия империясе халкының беренче һәм бердәнбер гомуми халык санын алу булды, элек халыкның исәбен алу эпизодик характер йөрткән. Халык санын алуның төп бурычы салымнарны арттыруны түгел, ә ил халкын өйрәнү булды.

Халык санын алуны уздыру турындагы нигезләмәгә император Николай II 1895 елда кул куя. Халык санын алу үзе 1897 елның 9-нчы февралендә башланган (28-нче гыйнварда - иске стиль буенча). Халык санын алу Россия империясенең 500 һәм аннан да күбрәк яшәүче булган торак урыннарында сораштыру юлы белән барган. Нигезләмә буларак 14 пункт раслана, алар буенча мәгълүматлар җыелырга тиеш була. Сораштыруларга ир-ат һәм хатын-кыз җенесенең барлык яшьтәге, катлаудагы затлары, шулай ук чит ил кешеләре турында да мәгълүматлар керткәннәр. Башкалар арасында грамоталылык, шөгыль һәм хәтта сукырлык, чукраклык, рухи авыру һәм башкалар кебек физик җитешсезлекләр турында мәгълүмат та төгәлләштерелгән.

Исәпкә алу Россиядә 125 млн 640 мең 21 кеше яшәвен теркәгән, шуларның 13,4%-ы - 16 млн 828 мең 395 кеше - шәһәрләрдә яшәгән. 1897 елгы Россия империясенең беренче халык санын алу мәгълүматларына караганда, шәһәрдә 129 мең 959 кеше яшәгән, шуларның 69 мең 243-е (53,3%) - ирләр һәм 60 мең 716-сы - хатын-кызлар (46,7%). Мондый мәгълүматлар Б.Н.Ельцин исемендәге Президент китапханәсе сайтында, «Демография» электрон каталогында урнаштырылган.

Казан губернасы ул чорда 12 өязне үз эченә ала - Казан, Козьмодемьянск, Лаеш, Мамадыш, Зөя, Спас, Тәтеш, Царевококшайск, Цивильск, Чабаксар, Чистай, Ядринский. 1897 елда губернада яшәүчеләр саны 2 млн 170 мең 665 кеше тәшкил иткән, ир-атлар - 1 млн 59 мең 388, хатын-кызлар - 1 млн 111 мең 277.

Беренче совет халык санын алу 1920 елда уза. Ул гражданнар сугышы шартларында уздырылганга күрә, халык санын алу 72% чамасы халыкны колачлаган. Йөз ел элек Казан халкы шәһәр яны белән бергә 146,5 мең кеше тәшкил иткән. Беренче Бөтенсоюз халык санын алу булып рәсми рәвештә 1926 елгы халык санын алу санала. Аннары халык санын алу СССРда якынча 10 елга бер тапкыр үткәрелгән.

Россия халкының саны һәм структурасы турында актуаль мәгълүматлар Бөтенроссия халык санын алуны уздырганнан соң алыначак. Элегрәк, 2020 елның 1-нче октябреннән 31-нче октябренә кадәр, Бөтенроссия халык санын алуның төп этабы узачак, дип планлаштырылган иде. Илдә катлаулы эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә Росстат аны 2021 елга күчерү тәкъдиме белән чыкты. Бөтенроссия халык санын алуны уздыру сроклары Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнәчәк.

Барлык яңалыклар