В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа яшәүчеләргә исемнәрне казанлылар тәкъдим итте
Казан зооботаника бакчасында Амур юлбарысларына исемнәр конкурсына йомгак ясалды. Күптән түгел генә шәһәргә китерелгән ерткычларның исемнәре хәзер Басур белән Саян. Конкурста җиңүче истәлекле бүләкләр алачак.
Ата хайванга Басур исемен бирергә булганнар – аның берничә мәгънәсе бар. Мәсәлән, бер версия буенча, исем ислам диненнән килеп чыгышына ия һәм «чиста» яки «якты» дигәнне аңлата. Гарәп телендә Басур матурлык белән ассоциацияләнә. Тагын бер версия буенча, исем уральныкы – бу очракта ул «гүзәл» яки «яраткан» дигәнне аңлатырга мөмкин.
Анага Саян исемен сайлаганнар. Версияләрнең берсе буенча, аның казах тамырлары бар. Себернең көньягында аваздаш исемле тау бар, аның түбәсен «казык» дип атыйлар, дип аңлаттылар Казан зооботаника бакчасында.
Амур юлбарысларын Хабаровск краеннан алып килгәннәр. Анага хәзер яшь тә дүрт ай, ә атага – бер яшь. Юлбарысларның Хабаровсктан Казанга юллары 18 сәгатькә сузылган. Хайваннарны башта Мәскәүгә китерделәр, аннары махсус автопоезд белән Татарстан башкаласына килделәр. Юлбарыслар сәяхәтне яхшы кичергәннәр. Хәзер зоопаркның яңа яшәүчеләре мәҗбүри карантинда тора. Ул тәмамланганнан соң аларны зооботаника кунаклары күрә алачак.
Исегезгә төшерәбез, хайваннар кыргый табигатьтә һәлак булу чигенә җиткәннәр. Ата юлбарысны узган елның кышында Нанай районында Троицкий бистәсе янында тапканнар. Сабый һәм аның юлбарыс әнисе торак пунктларга керә башлый – бу хайваннар өчен дә, җирле халык өчен дә куркыныч тудыра. Күз җәрәхәте аркасында ана юлбарыс ауга чыга алмаган, һәм хайваннар ябыгудан һәм салкыннан интеккән.
Ана хайванны 2025 елның язында Некрасовка авылы янында тапканнар. Ул ятим булган, азык эзләп кешеләр янына чыга башлаган. Ерткыч шулай ук ябык хәлдә булган.
Белгечләр ярдәме белән ике юлбарыс та тернәкләндерү узган һәм ныгыган. Амур юлбарысларын үрчетү һәм саклау программасы кураторы тәкъдиме буенча ерткычларны Казан зооботаника бакчасына даими яшәү урынына тапшыру турында карар кабул ителгән.
Амур юлбарысы – юлбарысларның иң зур төркеме. Аның авырлыгы 300 килограммга кадәр җитәргә мөмкин. Бу хайваннар дөньяның һәм Россиянең Кызыл китапларына кертелгән. Табигатьтә алар 750 генә калган.
Ерткычларны Казан зооботаника бакчасына тапшыру Амур юлбарысларын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Үсеп җиткән хайваннар кирәк булганда Амур юлбарысларын саклау һәм үрчетү программасы кысаларында пар формалаштыра һәм нәсел бирә алачак.
Казан зооботаника бакчасында 139 төрдәге 4708 хайван исәпләнә. Аларның 26 төре Халыкара Кызыл китапка, 9 төр хайван һәм 13 төр үсемлек РФ Кызыл китабына, 4 төр хайван һәм 5 төр үсемлек ТР Кызыл Китабына кертелгән. «Замбези елгасы» зоопаркының яңа өлешендә Африка хайваннары коллекциясе җыелган.