В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Объектны яңарту буенча масштаблы эшләр башкарылган
Шәһәрнең Мәскәү районында урнашкан Шамил Усманов урамындагы күпфатирлы 22 номерлы йортта капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланган. Белгечләр тарафыннан түбәндәге эшләр башкарылган: үзәк җылыту системасы алыштырылган, су белән тәэмин итү һәм агынты сулар чыгып китү челтәрләре яңартылган, шулай ук түбә һәм йортның алгы ягы төзекләндерелгән.
Моннан тыш, күпфатирлы йорт подъездларына яңа ишекләр куелган, подвал өлеше тәртипкә китерелгән һәм электр җиһазлары системасы яхшыртылган, дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте.
Шул ук вакытта Восстание урамы, 108 адресы буенча урнашкан йортта да төзекләндерү эшләре алып барыла. Объектта алда әйтеп үтелгән эшләр башкарылган. Хәзер белгечләр соңгы эш белән шөгыльләнә – подъездларның диварларын тигезләп агарталар.
Исегезгә төшерәбез, Шамил Усманов урамындагы 22 номерлы биш катлы йортны 1966 елда төзегәннәр. Моңа кадәр әлеге йортта бер тапкыр да төзекләндерү эшләре үткәрелмәгән булган.
Бу елны Казанда барлыгы күпфатирлы 241 йортны төзекләндерергә ниятлиләр.