Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.09.2019, 13:45

Казанда «Йөрәк белән күрергә һәм ишетергә» дип исемләнгән хәйрия проекты тәмамланды


(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче август, Алинә Бережная). Казанда «Ярдәм» милли хәйрия фондының тернәкләндерү үзәге инициативасы белән оештырылган «Йөрәк белән күрергә һәм ишетергә» дигән хәйрия проекты тәмамланды. Узган елның июнь аеннан сентябрьгә кадәр начар күрүчеләр һәм сукырлар өчен оештырылган курсларда бөтен илдән 225 кеше катнашты. Проект нәтиҗәләре һәм киләчәккә планнар турында бүген «Ярдәм» фондында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

«Йөрәк белән күрергә һәм ишетергә» проекты гражданлык җәмәгатьчелеген үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты грантлары конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды. Татарстаннан 58 проект, шул исәптән 32 проект Казан иҗтимагый оешмалары тарафыннан тәкъдим ителгән. Гомуми бюджеты 22,4 млн сумнан артык булган «Йөрәк белән күрергә һәм ишетергә» проекты финанслашу шартларында тормышка ашырылган. 10 млн. сумга якыны - федераль грант акчалары, 12 млн. сумнан артыгы - «Ярдәм» хәйрия фонды акчалары. «Йөрәк белән күрергә һәм ишетергә» социаль проекты ТР Иҗтимагый палатасы һәм «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан конкурска гариза рәсмиләштерү стадиясендә үк һәм проектны тормышка ашыру чорында хупланган иде.

«Йөрәк белән күрергә һәм ишетергә» проекты «Ярдәм» милли хәйрия фондын гамәлгә ашыручыларның иң зур проекты булды, дип саный аның президенты Илһам Исмәгыйлев. «Проект күрмәүчеләрне тернәкләндерү проблемаларына яңача карарга мөмкинлек бирә, ул белем бирү, медицина, психологик ярдәмне генә түгел, рухи ярдәмне дә үз эченә ала, – дип билгеләп үтте фонд президенты. - Мөмкинлекләре чикләнгән һәр кешегә велосипедта йөрү, Скандинавия йөреше, театрда спектакльләр карау кебек гади әйберләр дә мөмкин булырга тиеш».

«Ярдәм» хәйрия фонды вице-президенты Мәликә Гыйльметдинова сөйләвенчә, начар күрүчеләр өчен курслар проект башланганчы ук оештырылган. Президент гранты матди-техник базаны яхшыртырга гына мөмкинлек биргән. Алынган акчага компьютерлар яңартылган, медицина препаратлары, велосипедлар, урын-җир әйберләре комплектлары һәм башкалар сатып алынган. «Без әлеге проектны гамәлгә ашыруга үз өлешебезне кертүчеләргә рәхмәтле. Курсларга керергә теләүчеләр күп иде, төркемнәрдә якынча 55 кеше шөгыльләнде. Бу эш, һичшиксез, дәвам итәчәк, чөнки һәр кеше үзен җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзасы итеп тоярга тиеш. Без һәр кешене бәхетлерәк итәргә телибез, кешеләрнең тормыш сыйфаты аларның физик халәтенә бәйле булырга тиеш түгел», - дип ассызыклады М.Гыйльметдинова.

Курсларны тыңлаучылар педагогларга һәм проектны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен әйтүдән туктамый. Чөнки нәкъ менә биредә алар яңа дуслар тапкан, тормышка яңача карый башлаганнар. «Бүген шатлыклы да, шул ук вакытта күңелсез дә көн, сезнең белән вакытны бик файдалы итеп үткәрдек. Мине тернәкләндерүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт. Проектның дәвамы булыр дип ышанасы килә. Инвалидлар ярдәмгә мохтаҗ – кемдер белем алырга бара, кемдер яңадан яши башлый»,-диде Ростов-на-Дону проектында катнашучы Виталий Дменко.

«Тормышым яхшырды, чынлап торып яши, аралаша башладым, көн саен театрларга, гарәп теле, физкультура дәресләренә йөрдек, табигатькә чыктык. Мин барлык укытучыларга сабырлыклары, ихласлыклары, һөнәри осталыклары өчен рәхмәт әйтәсем килә», - диде Улан-Удэдан проектта катнашучы Зинаида Артемова.

Узган елның июненнән бөтен илдән, шулай ук якын чит илләрдән – Казахстан, Төркмәнстан һәм Үзбәкстаннан 225 начар күрүче һәм сукырлар курсларның тыңлаучылары булган. Бер ел эчендә 5 курс узды, аларда күрү буенча инвалидлар Луи Брайль системасы буенча укырга өйрәнделәр, компьютер грамоталылыгын үзләштерделәр, психологик тернәкләндерү уздылар, медицина ярдәме алдылар, җирлектә, йорт-җирдә ориентлашу буенча дәресләргә йөрделәр. Моннан тыш, катнашучылар шәһәр буйлап экскурсиядә, театрларда һәм спорт дәресләрендә булдылар.

Фоторепортаж
<p> Казанда «Йөрәк белән күрергә һәм ишетергә» дип исемләнгән хәйрия проекты тәмамланды </p>
Барлык яңалыклар