Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.01.2020, 14:25

Казанда кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 33%-ка арткан

Статистика буенча, эпидемиология сезоны дәвамында Татарстанда яшәүче һәр бишенче кеше кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән чирли.


(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче гыйнвар, Алинә Бережная). Казанда ел башыннан бирле грипп һәм кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыруның 7830 очрагы теркәлгән, бу эпидемия бусагасыннан 33%-ка югарырак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде. Чарада шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов та катнашты.

Күпчелек очракта кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән өлкәннәр һәм мәктәп укучылары авырый, 6 яшькә кадәрге балалар арасында авыручылар саны эпидемия бусагасыннан түбәнрәк. М.Патяшина билгеләп үткәнчә, Казанда грипп белән авыручылар саны да арткан. Әйтик, сентябрьдә кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән пациентларның 80%-ы, ә грипп вирусы белән 20%-ы авырса, декабрь башыннан бу процент нисбәте үзгәрде. «Хәзер Казанда грипп белән авыруның 92 очрагы ачыкланган. Вирус Татарстан территориясенә атлады, нигездә бу «В» төркеме гриппы вирусы, ул клиник симптомнар буенча «А» төркеме вирусына караганда җиңелрәк уза», - дип аңлатты М.Патяшина.

Әмма, Казанда авырулар саны артуга карамастан, тулаем республика буенча грипп һәм кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыручылар саны эпидемия булмау дәрәҗәсендә теркәлә һәм 17%-ка җитә. Шулай итеп, 6-нчы гыйнвардан 12-нче гыйнварга кадәр 12928 очрак теркәлгән. Спикер, эпидемиология сезоны дәверендә, гадәттә, кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән Татарстанда яшәүче һәр бишенче кеше чирли, дип ассызыклады.

Кискен респиратор-вируслы инфекцияләргә каршы профилактика чаралары турында сөйләгәндә, М.Патяшина иң яхшы саклану ысулы – прививка, дип билгеләп үтте. «2019 елгы прививка ясау кампаниясе чорында халыкны гриппка каршы прививкалар белән колачлауның рекордлы дәрәҗәсенә ирешелде, барлыгы 1 млн 900 кешегә прививка ясалды, ягъни бу республика халкының 51%-ы дигән сүз», - дип белдерде ул.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов кискен респиратор-вируслы инфекцияләрнең инкубация чоры тәүлектән өч көнгә кадәр тәшкил итә, ә вирус үзе һава-тамчы юлы белән, шулай ук көнкүреш предметлары аша тапшырыла, шуңа күрә беренче симптомнар – тирләү, баш авырту, гомуми хәлсезлек булганда, шунда ук дәвалауга керешергә кирәк, дип искә төшерде.

Авырган кешене башка кешеләр белән элемтәгә керүдән сакларга кирәк. «Авыруга урында ятып дәвалану режимы һәм табиб язып биргән даруларны кабул итү билгеләнә. Пациент урнашкан бинаны даими рәвештә җилләтергә һәм дымлы чүпрәк белән җыештырырга кирәк», - дип сөйләде И.Фатыйхов. Ул шулай ук авыруларның интенсив күтәрелүе чорында битлекләрне кулланырга һәм бик кирәк булмаганда кешеләр күпләп җыела торган урыннарга бармаска кирәк, дип өстәде.

Көчле респиратор вирус инфекцияләре белән авыруларны булдырмаска шәхси гигиена ярдәм итә ала, дип ассызыклады М.Патяшина. Кулларның чисталыгын сакларга – аларны сабын белән юарга яки дымлы тастымаллардан файдаланырга, шулай ук даими рәвештә бинаны җилләтергә, туңмаска, һава торышына яраклашып киенергә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк.

Барлык яңалыклар