В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренче кино 8 октябрьдә күрсәтеләчәк
8 октябрь көнне Татарстан башкаласының «Мир» кинотеатрында һинд киносы фестивален ачу тантанасы узачак. Чара «TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» дип аталган беренче бизнес форумы кысаларында оештырыла. Алдагы берничә көндә Болливуд кино җитештерүчеләренең иң яхшы картиналары күрсәтеләчәк.
Фестиваль мәдәни элемтәләрне ныгытуга һәм Россия тамашачысы арасында һинд киносын популярлаштыруга юнәлдерелгән. Ачылыш тантанасыннан соң кино күрсәтеләчәк, бәйрәм тантанасында исә Һиндстан Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Винай Кумар катнаша, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Әлеге сылтама аша сеанслар җәдвалы белән танышырга һәм теркәлергә була. Ачылу тантанасы 8 октябрьдә 18:00 сәгатьтә Достоевский урамы, 30 йорт адресы буенча урнашкан «МИР» кинотеатрында оештырыла. Чарадан соң тамашачыга һинд киносы күрсәтеләчәк.
Моннан тыш, бу көнне Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «TIME: Россия-Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» форумы вакытында «Татарстан – Һиндстан. Кино дуслыгы офыклары» дип аталган түгәрәк өстәл оештырылачак. Түгәрәк өстәлдә катнашучыларга яңа кинокартиналар тәкъдим ителә. Чарада алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алышачаклар.