Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.10.2025, 15:46

Казанда «Ватанны саклау» бәйгесенә график эшләр кабул ителә башлады

Бәйгедә 14 яшьтән 25 яшькә кадәрге затлар катнаша ала

Татарстан башкаласында республика күләмендә «Ватанны саклау» һәм «Бөек Җиңүнең 80 еллыгы» темаларына багышланган график эшләр конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Бәйгедә 14 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге затлар: республиканың сәнгать мәктәпләре, креатив индустрия мәктәпләре укучылары һәм көллиятләр, югары уку йортлары студентлары катнаша ала. Бу хакта Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эшләр мәгълүмати плакат дизайны, кыска документаль ролик, цифрлы билборд яки баннер, социаль челтәрләр өчен инфографика, открытка яки сувенир продукциясе дизайны номинацияләре буенча кабул ителә.

Бәйге эшләрендә исемнәре Татарстан һәм ил тарихына мәңгегә язылган геройларның – Муса Җәлил, Михаил Девятаев, Петр Гаврилов һәм башка күренекле шәхесләрнең батырлыклары яктыртыла ала. Катнашу һәм бәяләү тәртибе турында тулы мәгълүматны Нигезләмәдә табарга була.

Эшләрне 15 ноябрьгә кадәр rescenter.gmiirt@mail.ru электрон почтасына юлларга була. Ел ахырында бәйгегә йомгак ясалачак. Иң яхшы эшләр Казан урамнарына, шәһәр билбордларына һәм социаль челтәрләргә урнаштырылачак.

Бердәм сылтама аша бәйгегә кагылышлы материаллар белән танышырга була.

Иҗади бәйге Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее тарафыннан оештырыла.

Барлык яңалыклар