Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.04.2021, 14:44

Казанда «Салават күпере»ндә яңа мәктәп директоры вазыйфасына ачык конкурс башланды

Кандидатлар мәктәпне үстерүнең уникаль концепциясен эшләргә тиеш булачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче апрель). Казанда «Салават Күпере»торак комплексында яңа мәктәп директоры вазыйфасына ачык конкурс башланды. Конкурс ике этапта уза: читтән торып һәм көндезге.
Барлык теләүчеләргә 11-нче апрельгә кадәр үзе турында мәгълүмат: яше, белеме, эш тәҗрибәсе, стажы, элемтә өчен мәгълүматны күрсәтеп, сылтама буенча гариза тутырырга кирәк.
Көндезге этапта мәктәп үсешенең кандидат тарафыннан эшләнгән уникаль концепциясен тәкъдим итү, һөнәри һәм шәхси сыйфатларны бәяләү буенча әңгәмә үткәрү каралган. Конкурска нәтиҗәләр апрель ахырында ясалачак, дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, 1224 урынга исәпләнгән өченче мәктәп төзелеше 2020 елда «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында 3/9 кварталында башланган иде.

Барлык яңалыклар