В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әдәби викториналарда, иҗади әңгәмәләрдә һәм көрәшләрдә 2–5 сыйныф укучылары катнаша ала
Казанның 2–5 сыйныф укучыларын Россия күләмендә уздырыла торган «БиблиоОлимп. Россия» интеллектуаль уеннарында катнашырга чакыралар. Чараның төбәк этабы 7 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр Р.Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә уздырыла.
Укучылар әдәби викториналарда, иҗади әңгәмәләрдә һәм эрудицияле көрәшләрдә үз көчләрен сынап караячак. Бу елгы уеннар язучылар Петр Ершов, Николай Носов, Владимир Одоевский, Софья Прокофьева һәм башкаларның әсәрләренә багышлана.
Төбәк турнирларында җиңүчеләр Мәскәүдә суперфиналда очрашачак. Аларга төп «БиблиоОлимп. Россия» кубогы өчен көрәшергә туры киләчәк, - дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгында.
Россия күләмендәге интеллектуаль уеннарда катнашу өчен сылтама аша теркәлергә кирәк.
Бу елдан «БиблиоОлимп. Россия» чарасы Россия күләмендәге уеннар статусын алды. Ярышлар беренче тапкыр Татарстанда уза. Анда республиканың 50 мәктәбе катнаша.