В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара бушлай оештырыла
Бүген, 15 октябрьдә «Бергә» өстәмә белем бирү инклюзия үзәгендә театр осталыгы буенча беренче ачык сынау дәресе уздырыла.
Үсешендә үзенчәлекләр булган балалар өчен әлеге чара театр сәнгате белән якыннан танышу мөмкинлеге булып тора. Дәресләрдә укучылар белән артикуляция гимнастикасы, сөйләм үстерү күнегүләре үткәреләчәк. Аларны сәхнә хәрәкәте һәм сәнгатьле сөйләм нигезләренә, шулай ук актерлык осталыгына өйрәтәчәкләр.
Дәресне 15 еллык стажы булган актриса Эльмира Дасаева алып бара, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» автоном коммерциячел булмаган оешмасы.
Чара бушлай уздырыла, 17:00 сәгатьтә башлана.
Исегезгә төшерәбез, бу елның июль аенда республика башкаласында беренче «Бергә» өстәмә белем бирү инклюзия үзәге ачылды. Бер уку елында үзәк, инвалид балалар белән бергә 4,2 мең баланы кабул итә алачак, ди белгечләр. Бер мәйданчыкта балаларны тернәкләндерү, тирәлеккә җайлаштыру һәм ял итү эшләре берьюлы алып барыла. Биредә балалар музыка белән шөгыльләнә, роботлар төзи, компьютер технологияләрен өйрәнә.