Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.07.2021, 15:59

Казанда Америка футболы буенча Евразия Кубогының 1/4 финалы узачак

Финалга чыгу хокукы өчен җирле «Моторлар» һәм Ижаудан «Динамо» командалары көрәшәчәк.

Фото: minsport.tatarstan.ru

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июль). 10-нчы июльдә Америка футболы буенча Казан командасы Евразия Кубогы финалына чыгу хокукы өчен көч сынашачак – «Моторлар» Ижауның «Динамо» командасы белән уйнаячак. Матч «Тулпар» шәһәр стадионында узачак.

Ярышлар финалы 18-19-нчы сентябрь көннәрендә Екатеринбургта узачак. Евразия Кубогында барлыгы 7 команда катнаша: «Моторлар» (Казан), «Динамо» (Ижау), «Молнии» (Екатеринбург), «Черные соболи» (Төмән), «Воины» (Томск), «Стальные крылья» (Новосибирск) һәм «Стальные тигры» (Пермь).

«Молнии» Дүртлек финалы хуҗалары хокукында турнирның беренче раундын уздырачак. Калган командалар парларга бүленгән. Финалның 1/4 өлешендә аларга икешәр матч уздырырга туры киләчәк – өйдә һәм чыгуда. Сериядә тигезлек очрагында җиңүче кертелгән һәм керттерелгән очколар аермасы буенча билгеләнә.

Казан «Моторлар» һәм «Динамо» матчы 15:00 сәгатьтә Рауис Гәрәев урамы, 76 адресы буенча башлана. Керү ирекле. Командаларның җавап очрашуы 31-нче июльдә Ижауда узачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар