Казанда Бердәм тавыш бирү көне уза: сайлаучылар гаиләләре белән килә
Шәһәрдә 464 сайлау участогы оештырылган, алар төгәл 7:00 сәгатьтә ачылды
Бүген Татарстан башкаласында Бердәм тавыш бирү көне уза. Шәһәрдә 464 сайлау участогы оештырылган, алар төгәл 7:00 сәгатьтә ачылган. Казанда сайлаучыларның гомуми саны 927 меңнән артып китә.
Казанлылар иртә таңнан участокларга актив килә, күпләре — тулы гаиләләре белән. Алар арасында күп балалы Хәйруллиннар гаиләсе дә бар. Мария һәм Айдар Хәйруллиннар – укытучылар. Моннан тыш гаилә башлыгы хәйрия эшендә актив катнаша, 2022 елдан ул МХО сугышчыларына гуманитар йөк ташый. Мария белән Айдар үз сайлауларын ясарга өч бала — 14 яшьлек Дарина, 10 яшьлек Тимур һәм 8 яшьлек Анита белән килгәннәр. Алар Яңа Савин районының 23 нче лицеенда урнашкан 211 нче сайлау участогында тавыш бирделәр.

Айдар Хәйруллин сүзләренчә, аларның гаиләсе өчен тавыш бирү яңа гадәткә әверелгән. «Бүген республикабыз, шәһәребез киләчәге өчен тавыш бирергә килдек. Бу безнең балаларга сайлауларның Конституцион хокукының мөһимлеген аңларга һәм аларның киләчәк өчен җаваплылыгын арттырырга ярдәм итәр дип ышанабыз», – дип ассызыклады гаилә атасы.

Тавыш бирүдән соң Хәйруллиннар гаиләсе, башка күп кенә сайлаучылар кебек үк, махсус беләзекләр алды. Бу беләзекләр җәмәгать транспортында бушлай йөрү һәм «Казан» Гаилә үзәге янында оештырылган зур күләмле гаилә фестиваленә бару хокукын бирә.

Бәйрәм программасы 15:00 сәгатьтә башлана һәм кичкә кадәр дәвам итәчәк. Мәйданчыкта төрле интерактив зоналар әзерләнгән: иҗади мастер-класслар, клоун Руслан Риманасның урам театры чыгышлары, шулай ук корал күргәзмәсе. Төп сәхнәдә танылган татар артистлары Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, Салават Фәтхетдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры чыгыш ясаячак. Моннан тыш, кунакларны чакырылган йолдызлар — Алсу, Клава Кока һәм «Дискотека Авария» төркеме сөендерәчәк.

Шулай ук тавыш бирү өчен 170 мәйданчыкта азык-төлек продуктлары белән сәүдә итү җәелдерелде. Товарларга бәяләр ваклап сатуга караганда 25% ка кадәр түбәнрәк булачак. Тавыш биргән шәһәрлеләр #Всейсемьейнавыборы конкурсында катнаша алачак. Моның өчен сайлау участогында фотога төшәргә һәм фотоны «ВКонтакте» социаль челтәрендә #Всейсемьейнавыборы һәм #ТатарстанАлга хештеглары белән урнаштырырга кирәк. Катнашучылар арасында кыйммәтле бүләкләр уйнатылачак, ә төп приз автомобильләр булачак. Конкурсның барлык шартлары сылтама буенча урнаштырылган.

2025-09-14T09:34:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.