Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.08.2021, 12:16

Казанда 215 бакчачылык берләшмәсе исәпкә алыначак

Россиядә 1-нче августтан авыл хуҗалыгы исәбен алу башланды.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче август). Россиядә 1-нче августтан авыл хуҗалыгы исәбен алу башланды. Казанда аның объектлары 215 бакчачылык берләшмәсе булачак. Татарстан буенча тулаем алганда 594 авыл хуҗалыгы оешмасы, 2530 крестьян (фермер) хуҗалыгы һәм шәхси эшмәкәрләр, 1383 бакчачылык, яшелчәчелек һәм башка коммерцияле нигезләнмәгән гражданнар ширкәтләре һәм 420,9 мең гражданнарның авыл торак пунктларындагы хуҗалыклары исәпкә алыначак.

Исәпкә алу мәсьәләләре җир ресурсларына һәм аларны куллануга, авыл хуҗалыгы культураларының чәчү мәйданнарына, авыл хуҗалыгы хайваннарының баш санына, җитештерү инфраструктурасына, шулай ук хуҗалык эшчәнлеген алып бару шартларына кагылачак.

Авыл хуҗалыгы оешмаларының исәпкә алу кәгазе сорауларына, крестьян хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләр махсуслаштырылган элемтә операторлары, Росстатның рәсми сайтының web-җыены системасы аша җавап бирә ала яисә исәпкә алу кәгазенең кәгазь вариантын тутыра алалар.

Авыл җирлегендә шәхси ярдәмче хуҗалыклары сан улучылар планшетлы компьютерлар белән йөреп чыгачак. Росстатта фермерлар исәпкә алучыга бернинди документ та күрсәтергә тиеш түгел, дип ассызыклыйлар – бөтен мәгълүмат респондент сүзләреннән язылачак. Респондентлардан алынган мәгълүматлар гомумиләштерелгән рәвештә генә кулланылачак, шул рәвешле мәгълүматның конфиденциальлеге сакланачак.

Татарстанда авыл хуҗалыгы микроисәпкә алуны уздырганда барысы 880 исәпкә алучы һәм кыр дәрәҗәсендәге 147 инструктор эшләячәк. Барлык исәпкә алучылар да махсус экипировка һәм паспорт күрсәткәндә гамәлдә булган таныклыкка ия.

Республика халкы Татарстанстат оештырган кайнар линия телефоны аша үтә торган микроисәп турында сораулар бирә ала. Мәгълүматны 8:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр +7(843)221-78-95 телефоны буенча алырга мөмкин.

Авыл хуҗалыгы микроисәбе Россиядә биш елга бер тапкыр авыл хуҗалыгы исәбен алу объектларының кимендә 30%-ын сайлап алу нигезендә уздырыла. Соңгы тапкыр РФ территориясендә ул 2016 елда үткәрелгән.

 

Барлык яңалыклар