Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.11.2018, 18:27

Казанда “Ана һәм бала” клиникасы ачылды

Клиника составында хатын кызлар консультациясе, йөкле хатыннарны күзәтү һәм ЭКО бүлекләре бар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче ноябрь). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Казанда ачылган “Ана һәм бала” клиникасында булдылар. Яңа медицина оешмасы Казанда кичә генә эшли башлады. Чарада шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин, ТР сәламәтлек саулау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов катнаштылар.

Кунакларга клиникадагы репродуктолог, эмбриолог, гинеколог кабинетларын, операция, УЗИ бүлмәләрен, палаталарны күрсәттеләр.

“Бу гади медицина үзәге генә түгел, ә алдынгы медицина һәм белем бирү технологияләрен үз эченә алган оешма. Без дәвалап кына калмыйбыз, табибларны да укытабыз”, - диде журналистларга клиника җитәкчесе Евгений Юпатов.

Клиника мәйданы 700 квадрат метр тәшкил итә. Медицина фәннәре кандидаты булган 15 табиб эшли. “Клиникада хатын-кызлар консультациясе, балага уза алмаган хатын-кызлар өчен ЭКО бүлеге бар. Операция бүлмәсе яхшы җиһазланган", - диде оешма җитәкчесе. Биредә амбулатор ярдәм күрсәтеләчәк. Хатын-кыз балага узганчы, аннары йөклелек чорында һәм бала тапканчы биредә табиблар күзәтүендә була ала.

Евгений Юпатов әйтүенчә, клиникада мәҗбүри медицина иминияте буенча да медицина ярдәме күрсәтү ниятләнә. Бушлай һәм түләүсез хезмәтләр якынча 70:30 нисбәтендә булырга тиешлеген әйтте. Аның сүзләренә караганда, клиника елына 50 меңләп кеше кабул итәргә исәпли.

“Ана һәм бала” компанияләр төркеме 40 медиөина учреждениесен берләштерә. Ул россиянең 22 шәһәрендә тәкъдим ителгән. Проектны Казанда гамәлгә ашыруга 60 млн сумна якын акча тотылган. Хастаханә төзелешенә тагын 3,25 млрд сум тотарга планлаштырыла.

Барлык яңалыклар