Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.04.2020, 15:15

Казанда Россия почтасы бүлекләре эш режимын үзгәртә


(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель). Казанда Россия почтасы бүлекләре эш режимын үзгәртә. 9-нчы апрельдән 30-нчы апрельгә кадәр алар дүшәмбедән җомгага кадәр эшләячәк, шимбә һәм якшәмбе - ял көннәре. Клиентларга барлык хезмәтләр исемлеге күрсәтеләчәк.

Почта элемтәсенең 420111, 420100, 420138, 420127, 420126 номерлы кизү бүлекчәләре эшләячәк. Әлеге бүлекләр, шулай ук посылкаларны бирү һәм кабул итү үзәкләре, юридик затларга хезмәт күрсәтү үзәкләре штат режимында эшләүләрен дәвам итәчәк. Почта элемтәсе бүлекчәләренең эш җәдвәле Россия почтасы рәсми сайтындагы «Бүлекләр» бүлегендә һәм мобиль кушымтада күрсәтелгән.

Почтальоннар пенсияләрне, пособиеләрне һәм корреспонденцияне китерүләрен дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Татарстан Почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе матбугат хезмәте.

Шәһәрлеләрдән җитди сәбәпләрсез бүлекчәләргә барудан тыелып торуларын, шулай ук дистанцион хезмәт күрсәтү каналлары белән файдалануларын сорыйлар. Әгәр дә почта бүлегенә килүне кичектереп торырга ярамый икән, хезмәткәрләрдән һәм башка кешеләрдән 1,5 метр дистанциядә торырга кирәк.

Барлык яңалыклар