Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.04.2020, 14:06

Казанда респуликаның мохтаҗ кешеләре өчен 600 тонна азык-төлек җыелмасы җыела башлады

Ярдәм шул исәптән 15 меңгә якын Казан гаиләсенә күрсәтеләчәк.


(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель, Алена Мирошниченко). Бүген «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә республиканың 55 мең мохтаҗ кешесенә 600 тонна азык-төлек җыелмасы җыела башлады. Ярдәм шул исәптән 15 меңгә якын Казан гаиләсенә күрсәтеләчәк.

Республика халкына мондый төр ярдәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча күрсәтелә. «Бәхетле» ҖЧҖ генераль директоры Мөслимә Латыйпова журналистларга сөйләгәнчә, акция кысаларында мохтаҗларга ике атнага бер тапкыр азык-төлек җыелмасы китерәчәкләр, шул рәвешле якындагы ике айда һәрберсе дүрт тартма алачак. Көненә эшчеләр 10 мең җыелма тутыра ала.

ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева җыелмага беренче кирәк-ярак продуктлар һәм тиз бозылмый торган товарлар керүен билгеләп үтте. Моннан тыш, халыкның теләкләре дә исәпкә алына.

Беренче азык-төлек җыелмасына карабодай ярмасы, токмач, куертылган сөт, алма нектары, кара чәй, үсемлек мае, пешерелгән сыер ите, вафли, шикәр комы, бодай оны, сушки, кәнфитләр һәм яшел борчак керә. Бер тартманың авырлыгы 12 кг чамасы, ә бәясе - 1200 сум.

Һәр партиядә азык-төлек җыелмасы үзгәрәчәк, бары тик тушенка һәм токмачлар гына үзгәрешсез калачак, алар барлык дүрт җыелмада булачак. Җыелма составына карап аның авырлыгы да үзгәреп торачак, уртача алганда ул 11-12 кг тәшкил итәчәк. «Гомумән алганда, ике ай эчендә һәр мохтаҗ 45-48 кг авырлыктагы азык-төлек алачак», - диде М.Латыйпова.

Исегезгә төшерәбез, азык-төлек җыелмаларын яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле ялгыз яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар; әти-әнисе алимент түләми торган яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләрдәге балалар; 8 яшьтән өлкәнрәк балалары булган яшәү минимумыннан түбән керемле булган гаиләләрдәге балалар; социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр; опека һәм попечительлек буенча бурычларны түләүсез нигездә башкарган гаиләләр; әти-нисе кризистан аеруча зыян күргән өлкәләрдә эшләүче яисә индивидуаль эшкуарлар булган гаиләләрдәге балалар. Казанда 14967 шундый гаилә исәпләнә.

«Көн саен Татарстанда «Ярдәм янәшә» иҗтимагый хәрәкәте коронавирус белән бәйле рәвештә яңа масштаблар ала. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бу акцияне хуплады, үзе дә, битараф булмаган кешеләр дә аңа кушылды. Акциягә Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы аша һәркем кушыла ала, «Ак Барс Созидание» фонды аның операторы булып тора. Реквизитлар һәрвакыт ачык кулланылышта», - диде Ләйлә Фазлыева.

600 тонна сыйдырышлы азык-төлек җыелмасының беренче партиясен 29-нчы апрельдән 5-нче майга кадәр таратачаклар, икенче партияне - 10-нчы майдан соң. Программаны гамәлгә ашыру өчен 5 меңгә якын волонтер җәлеп ителгән.
Фоторепортаж
15 меңгә якын Казан гаиләсенә республикадан азык-төлек җыелмалары биреләчәк
Видеорепортаж
29.04.2020 13:43
Барлык яңалыклар