Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.01.2020, 07:54

Казанда алданган өлешчеләрнең дүрт йортын федераль фонд хисабына төзеп бетерәчәкләр

Казанда проблемалы тугыз объектның алтысын төзеп бетерү буенча килешүгә ирешелде. Исегезгә төшерәбез, 2015 елда Казанда 30 торак йорт буенча төзүчеләрнең өлешчеләр алдында йөкләмәләрен үтәмәве ачыкланган иде. Бүгенге көндә Казан һәм Татарстан хакимияте органнары ярдәме белән 4406 фатирлы 21 объект төзелеше тәмамланган. Шул исәптән 53 мең кв.м мәйданны биләгән 974 фатирлы 5 йорт 2019 елда файдалануга тапшырылган.

«МЧС» торак комплексының 3-нче, 4-нче номерлы торак йортларын, «МЧС» торак комплексына караган 2-нче номерлы торак йортның («Фон» компанияләр төркеме) биш блогын һәм Достоевский ур., 57 («Фирма «Свей» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте) адресы буенча урнашкан торак йортны төзеп бетерү турында өлеш кертеп төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау федераль Фонды белән килешү төзелгән. Федераль фондның алдан исәпләүләре буенча, әлеге объектларны төзеп бетерү өчен бүлеп бирелә торган финанслау күләме 5,5 млрд сум тәшкил итә. Бүлеп бирелә торган акчаларның ахыргы суммасы объектларның бәясенә Дәүләт экспертизасы үткәрү нәтиҗәләре буенча төгәлләштереләчәк. Әлеге объектларның яңа төзүчесе дәүләт компаниясенең республикада төзелгән Дом.РФ Федераль фонды булачак. Әлеге объектлар буенча техник заказчы буларак Баш инвестиция-төзелеш идарәсе чыгыш ясаячак, ә подрядчыларны конкурс нәтиҗәләре буенча билгеләячәкләр.

Достоевский ур., 57 адресы буенча урнашкан торак йортны проектлауны заманча нормаларга туры китерү өчен проект документациясе эшләнеп бетте һәм Дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсе алынды. «МЧС» торак комплексының 3-нче һәм 4-нче номерлы торак йортлары буенча проектлар эшләнгән, Дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәләре һәм төзелешкә рөхсәтләр алынган.

Моннан тыш, ТР намуссыз төзүчеләр эшчәнлегеннән зыян күргән затларга ярдәм фонды булышлыгы белән «Молодежный» торак комплексындагы 2-нче номерлы торак йортны «Ак Таш» компанияләр төркеме һәм Заслонов урамы буенча урнашкан торак йортны «Бриз» компанияләр төркеме тарафыннан төзеп бетерү турында карар кабул ителгән иде.

«Ак Таш» компаниясе тарафыннан «Молодежный»торак комплексының 2-нче номерлы торак йорты түбәсен ябу һәм кирпеч өю эшләре башкарылган инде. Объектны киләчәктә төзеп бетерүне финанслау подрядчыга 33-нче Хәрби шәһәрчектә 23 мең кв.м мәйданлы җир кишәрлеге бирү юлы белән башкарылачак.

Шундый ук финанслау һәм төзеп бетерү механизмы «МЧС» торак комплексының 2-нче номерлы торак йортның «А» блогында да кулланылырга мөмкин. Объектның подрядчысына – «Комосстрой» (Ижау) компаниясенә - Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның 2019 елның 26-нчы октябренә караган 365-нче карары белән элегрәк федераль милектә булган Губкин урамы буенча урнашкан 9409 кв. м мәйданлы җир кишәрлеге бүлеп бирелгән.

«Бриз» компанияләр төркеме торгларда Заслонов урамындагы җир кишәрлеген һәм «Фирма «Свей» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте банкротлыгы турындагы эш кысаларында төзелеп бетмәгән объектны сатып алды. Бүгенге көндә «Бриз» компанияләр төркеме кирәкле проект һәм рөхсәт документларын рәсмиләштерә һәм 2020 елның беренче кварталында эшкә керешергә планлаштыра.

Өлеш кертеп башкарылган төзелештә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фондына шулай ук проблемалы калган өч йортның – «Фон» компанияләр төркеменең «Молодежный» торак комплексына караган 5-нче номерлы торак йортын һәм «Фирма «Свей» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 3-нче һәм 6-нчы номерлы торак йортлар төзелешен тәмамлау мөмкинлеге турындагы тәкъдим җибәрелгән. Әлеге мәсьәлә уңай хәл ителгән очракта, объектларны төзүче шулай ук Дом.РФ Фонды булачак.

Белешмә өчен

2019 елда 53 мең кв.м мәйданда 974 фатирлы 5 проблемалы йорт файдалануга тапшырылган:

- 2019 елның 23-нче апрелендә - Четаев урамы буенча урнашкан 136 фатирга исәпләнгән 4-нче номерлы торак йорт (6700 кв.м), төзүчесе - «Фирма «Свей» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Бриз» компанияләр төркеме тарафыннан төзелеп бетте;

- 2019 елның 20-нче сентябре – Павлюхин урамы буенча урнашкан «Симфония» торак комплексының 180 фатирлы (10300 кв. м) 4-нче номерлы торак йорты, төзүчесе «Фон» компанияләр төркеме, «Бриз» компанияләр төркеме тарафыннан төзелеп бетте;

- 2019 елның 6-нчы декабре - Нокса Авышлыгы урамы буенча урнашкан «Молодежный» торак комплексының 108 фатирлы (5 800 кв. м) 1-нче номерлы торак йорты , төзүчесе - «Фон» компанияләр төркеме, «Ак Таш» компанияләр төркеме тарафыннан төзелеп бетте;

– 2019 елның 30-нчы декабре - Чистай урамы/Әмирхан проспекты буенча 68-нче кварталда урнашкан 309 фатирлы (17900 кв. м.) торак йорт, төзүчесе - «Маг-Строй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Бриз» компанияләр төркеме тарафыннан төзелеп бетте;

- 2019 елның 30-нчы декабре - Фучик урамы буенча урнашкан, Царицынский бугор, 241 фатирга исәпләнгән (13 400 кв.м) торак йорт, төзүчесе - «Фон» компанияләр төркеме, «Бриз» компанияләр төркеме тарафыннан төзелеп бетте.

Бүгенге көндә Казанда өлеш кертеп башкарылган төзелеш буенча 107 объект төзелә. Шуларның 76-сы иске кагыйдәләр буенча төзелеп бетәчәк, ә 31 объектта төзелеш проектлы финанслау схемасы (эскроу-хисап) буенча алып барылачак.

Барлык яңалыклар