В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ландшафт дизайны элементларын активистлар «Фатир мәсьәләсе» өмәсе кысаларында булдырган
Горки-Әмәт урманында яңа экологик бизәлеш барлыкка килде. Аны казанлылар «Фатир мәсьәләсе» өмәсе вакытында төзегәннәр.
Битараф булмаган шәһәрлеләр киңлек территориясендә тәртип урнаштырганнар һәм ауган агачларны һәм ботакларны ландшафт дизайны элементларына әйләндергәннәр. Өмә кысаларында экоактивистлар 500 метрдан артык экологик киртәләр салдылар, дип хәбәр иттеләр Парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Исегезгә төшерәбез, «Эрмитаж» паркында «Туфракка кайтар» проекты кысаларында шәһәр компостеры урнаштырдылар. Ул тәүлек буе эшләячәк һәм 10 төрдән артык органик калдыклар кабул итәчәк.