В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр мәчетләрендә бәйрәм чаралары 2 нче майда 6:30 сәгатьтә башлана.
Фото: Денис Гордийко
Шулай итеп, 5:00 сәгатьтә маршрутларга 1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37, 47, 53, 54, 56, 63, 68, 74, 75, 91 нче номерлы автобуслар, 1, 2, 12 нче номерлы троллейбуслар чыгачак.
Казан Мэры район администрацияләре башлыкларына һәм Транспорт комитетына булачак изге бәйрәмгә җаваплы якын килергә кушты. «Шулай ук бәйрәм уздыру урыннарында җәмәгать тәртибен һәм дин тотучыларның иминлеген тәэмин итү өчен кирәкле чаралар күрергә кирәк», – дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе хезмәткәрләренә.
Кичә, 24 нче апрельдә, православие христианнары Пасха бәйрәмен билгеләп үттеләр. Шәһәрнең барлык гыйбадәтханәләрендә һәм монастырьларында тантаналы гыйбадәтләр узды. «Дин тотучылар бәйрәмне беренче тапкыр Казан Изге Ана иконасы соборында каршылый алды», - дип билгеләп үтте И.Шакиров.