В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Проектка кушылу өчен язылырга кирәк
Татарстан башкаласында «Яшәү яме» проектының яңа сезоны башланып китте. Өлкән яшьтәге шәһәр кешеләре өчен дәресләр 100 дән артык учреждениедә: мәдәният йортларында, китапханәләрдә, парк һәм скверларда, спорт объектларында һәм ишегалларында оештырыла. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казанның Социаль сәясәт идарәсе башлыгы Ирина Смирнова хәбәр итте.
«Кадер-хөрмәт күрсәтү, тормышларын төрледән-төрле чаралар белән бай итү максатыннан, без, Өлкәннәр ункөнлеге белән генә чикләнеп калмыйча, өлкән яшьтәгеләр тулы тормыш белән яши алсын өчен даими эшли торган «Яшәү яме» проектын булдырдык. Шәһәр буенча 100 дән артык учреждение өлкәннәр өчен бушлай дәресләр үткәрә», - дип билгеләп үтте шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Өлкәннәрнең ялын оештыруда Ветеран оешмалары да ярдәм итә. Казанның Ветераннар советы шәһәр Башкарма комитеты белән бергә ел саен төрледән-төрле спорт һәм мәдәни чаралар үткәрә. Ветераннар гуманитар ярдәм җыюда катнашып, кирәкле әйберләр әзерләп, махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә ярдәм итә. Республика ветераннар иҗтимагый оешмасы белән бергә яшь буын өчен истәлекле очрашулар оештырыла.
Ирина Смирнова хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә шәһәрдә Пенсия фондының 2025 елның 1 гыйнварына караган мәгълүматлар буенча, 288 меңнән артык кеше иминият пенсияләре ала. Шуларның 39 068-е – 80 яшен тутырган затлар, 146 казанлы исә быел 100 һәм аннан да күбрәк яшен билгеләп үтә.
Исегезгә төшерәбез, шәһәркүләм «Яшәү яме» социаль проекты Казан мэры Илсур Метшин тәкъдиме белән 2016 елда старт ала. Ул пенсия яшендәге казанлыларның ялын оештыруга, аларның иҗади сәләтләрен үстерүгә, сәламәтлекләрен саклауга һәм гомерләрен озайтуга юнәлдерелгән. 9 сентябрьдә Горький исемендәге шәһәр паркында «Яшәү ямен сөючеләр көне»н зурлап билгеләп үттеләр. Ел саен үткәрелә торган әлеге чарада өлкән яшьтәге 12 мең шәһәр халкы катнашты.
«Яшәү яме» проекты турында тулырак мәгълүматны KZN.RU порталында яки +7(843)236-42-93 телефон номерына шалтыратып белергә була.
Алдарак 1 октябрьдә Казанда Өлкәннәр көне билгеләп үтелә, дип хәбәр ителгән иде. Ун көн дәвамында өлкән буын вәкилләренә чараларга бай программа әзерләнә. Өлкәннәргә хөрмәт йөзеннән хәйрия акцияләре, спорт турнирлары, медицина тикшеренүләре, бушлай мунча хезмәтләре, озак еллар бергә яшәгән парларны котлау тантанасы, концертлар, кинолар, мастер-класслар, «Алтын көздә күңел җырлый» көзге бал бәйрәме һ.б. оештырыла.