В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
29-нчы августта эш көне бер сәгатькә кыскарачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче июль). Киләсе айда казанлыларның өстәмә яллары булачак: 30-нчы августта Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне билгеләп үтелә.
29-нчы августта эш көне бер сәгатькә кыскарачак, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.